Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычыңны түләмәсәң, өеңә киләләр

13 мартта Яшел Үзән ЮХИДИ инспекторлары суд приставлары белән берлектә транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен салынган штрафларын түләмәүчеләрнең өйләрендә булды.

Рейд барышында 5 адрес буенча эш алып барылды.
- Степная урамындагы 6нчы йортта 36 яшьлек ир исерек килеш машина белән идарә иткән өчен салынган 30 мең сум штрафны түләве турында квитанциясен күрсәтте, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ә ул суд приставлары хезмәтендә бурычлылар исемлегендә торган булган. Комаров урамының 15нче йортында 30 мең сум штрафы булган 26 яшьлек егет бүген үк штраф суммасының 10 меңен түләргә сүз бирде. Шушы йортның күршесендә яшәүче 20 яшьлек егетнең дә 30 мең сум бурычы җыелган иде. Бу фатирда суд приставлары микродулкынлы мичкә арест салыну турында акт төзеде. Калган сумманы аңа түләргә туры киләчәк.
Инспекторлар Комсомольская урамындагы 34нче йортта 2 тапкыр исерек килеш машина йөрткән өчен 120 мең сум штрафы булган 35 яшьлек хатын янында да булганнар. Аның ике «Дэу-Нексия» автомобиле бар. Ике автомобильгә дә арест салыну турында акт төзелгән. Әмма бурычлы хатын актка кул куюдан баш тарткан.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев