Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычлы үлмәс, әмма көн дә күрмәс

«Юл приставы» программасының нәтиҗәсе булырмы? Кешене штрафлар белән генә тәртипле яшәргә өйрәтеп буламы?

Гүзәл Әдиятова, эшмәкәр:

- Сигез ел эчендә бары бер тапкыр, пассажирым каеш кимәгән өчен, штраф түләргә туры килде. Гаепле - үзем, кисәтмәгәнмен. Берсендә туктатсалар, страховкамның срогы 2 ай элек чыккан булган, кисәтү белән генә котылдым, ярый әле туктатканнар дип сөендем аннан соң. Автомобильче лихачларны ЮХИДИ хезмәткәрләре тыеп тормаса, юлларда йөрү куркыныч булыр иде. Әмма машиналарны сизмәгәндә эвакуатор алып китүгә мин каршы. Кибет яисә дәваханә янында калдырырсың, чыгуыңа машинаң булмаса...

Кешене тәртипкә камчы белән генә өйрәтеп булмый, прәннеге дә кирәк.

Илнар Җиһаншин, 32 яшь, предприятие җитәкчесе.

- Соңгы ярты елда бер дә штраф алганым юк. Элек исә штрафлар бары тик тизлек өчен генә бар иде - ир кеше кызу йөрергә ярата бит. Әмма барлык штрафларны вакытында түлим. Түләү белән сузган кешеләрне аңламыйм - барыбер түлисе штрафыңны, соңга калып түләсәң, бер ярым тапкыр күбрәк тә әле!

Раил Шакиров, 36 яшь, фотограф:

- Штрафларым бар, әмма вакытында түләргә тырышам. Бер вакыт штрафлар 10 меңгә җитеп, ярты ел түләнмичә калган идем - 15 мең түләдем. Кызганыч! «Әкренрәк йөр - бөтенләй түләмәссең!» - диләр иптәшләрем. Килер андый да вакыт­лар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев