Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычка акча бирергә шикләнәм

- Минем яхшы танышым аңа бурычка зур суммада акча биреп торуымны үтенә. Акчам бар, ләкин бирергә шикләнәм: әгәр дә акчамны кире бирергә теләмәсә яки бирә алмаса? Бу очракта нинди гарантияләр бар, бурычлы кешедән мин нәрсәләр таләп итә алам? - Бу очракта расписканы дөрес төзү зарур, юкса, судта сезнең бурычка акча...

- Минем яхшы танышым аңа бурычка зур суммада акча биреп торуымны үтенә. Акчам бар, ләкин бирергә шикләнәм: әгәр дә акчамны кире бирергә теләмәсә яки бирә алмаса? Бу очракта нинди гарантияләр бар, бурычлы кешедән мин нәрсәләр таләп итә алам?
- Бу очракта расписканы дөрес төзү зарур, юкса, судта сезнең бурычка акча бирүегезне исбатлау бик авыр булачак. Расписка бурычка алучы тарафыннан кулдан языла. Анда бурычка алучының һәм кредиторның тулы исем-фамилияләре, паспорт мәгълүматлары, яшәү урыннары, акчаны алу датасы, суммасы һәм алыш-биреш ясалган урын, бурычны кайтару срогы, акчаны кулланган өчен, процентлары язылган булырга тиеш. Ахырда бурычка алучының имзасы белән исем-фамилиясе куела. Әгәр акча машина, фатир, җир биләмәсе алуга тотыла икән, болар распискада күрсәтелергә тиеш. Закон буенча бу расписканы нотариуста раслау каралмаган, әмма ике якның да килешүе буенча дөреслеген тикшертергә мөмкин. Бурычны кайтару срогы распискада күрсәтелмәгән булса, кредитор таләп иткән көннән алып, 30 көн эчендә акча кире кайтарылырга тиеш. Әгәр дә шушы срок аралыгында бурычны түләмәсәләр һәм кайтарырга уйламыйлар да икән, 30 көн эчендә бурычларын ябуларын таләп итеп белдерү (уведомление) кәгазе белән заказной хатны почта аша, яки бурычлының үз кулына имзасын куйдырып тапшырырга кирәк.
Бу чаралардан соң да акчагызны бирмәсәләр, үзегезнең хокукларыгызны яклап, судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X