Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Булгария" батканга да 4 ел узган...

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел ярында урнашкан мемориаль комплекста 2011 елның 10 июлендә "Булгария" теплоходы суга батканда үлүчеләрне искә алалар. Мемориаль комплексның мәчете һәм чиркәвендә гыйбадәт кылулар уза.

Су төбенә киткән теплоход корбаннары истәлегенә суга венок һәм чәчәкләр төшерелә. Сөйки авылы җирлеге башлыгы Людмила Сахарова сөйләгәнчә, "Булгария" суга батканда һәлак булган 28 бала истәлегенә өч ел элек мемориаль комплекс янда алмагачлар утыртылган. Авыл кешеләре карап торган алмагачлар инде шактый үскән.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев