Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булганнан бар да була яки авылны макта – авылда яшә

Бу юлы Күгәйдәге Аръяк урамга юл тоттык әле. Зур-зур өйләр әллә каян бу урамда тырыш, булган кешеләр яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Чынлап та, йортлар берсеннән-берсе матур, узыштан салганнар диярсең.

Гыйләҗевлар капкасын акрын гына ачып керәбез, ә анда җиргә плитка түшәлгән һәм чәчәк клумбалары, әйтерсең лә авылга түгел, ә бер паркка килеп эләктек. Шәһәрчә генә яши инде болар, дип уйлаучылар ялгыша. Бу хуҗалыкта 4 бозау, 3 сыер; тавык-чебеш, казлар да күпләп үстерелә. Безне каршы алырга чыккан, кап-кара калын толымын бер якка үреп салган хуҗабикәне күргәч, чынлап та, гүзәл икән бу Гүзәл, дип уйлап, эчкә үздык. Зәвык белән җиһазландырылган, һәрнәрсәне җиренә җиткереп, уйлап салынган, бөтен бүлмәләреннән чисталык-пөхтәлек бөркелеп торган өй эчен күргәч, соклануыбыз тагын да артты.
- Әйдәгез, әйдә, менә монда узыгыз - дип, Гүзәл безне зур-зур чүлмәкләрдә үсеп утыручы гөлләр төзелеп киткән кунак бүлмәсенә чакырды (гөл яфракларында ник бер тузан бөртеге булсын - ялтырап торалар).
- Ничек барсына да өлгерәсең, бөтен дөньяң ялт иткән? - дигән сорау үзеннән-үзе әйтелде, диярсең.
- Олы кызым Ризәлә кул арасында хәзер, шөкер. Бик булыша. Барысына да өлгерим, дисәң...

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 41нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев