Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу йортны берничек тә урап узып булмаячак

Полициянең көче - халык ышанычында. Күп тапкырлар тапталган бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Ышанычны яулап алырга да кирәк. Намуслы хезмәтең, эшкә бирелгәнлегең, халыкка карата булган хөрмәтең белән. Ә халык андыйларга көнкүрештәге бөтен шартларны тудырырга әзер. Якла, сакла гына аны. Районыбызның өч авылында - Олы Ходяшта, Октябрьскийда һәм Мулла Илендә полиция...

Полициянең көче - халык ышанычында. Күп тапкырлар тапталган бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Ышанычны яулап алырга да кирәк. Намуслы хезмәтең, эшкә бирелгәнлегең, халыкка карата булган хөрмәтең белән. Ә халык андыйларга көнкүрештәге бөтен шартларны тудырырга әзер. Якла, сакла гына аны.
Районыбызның өч авылында - Олы Ходяшта, Октябрьскийда һәм Мулла Илендә полиция терәк пункты белән берләштерелгән торак йортлар төзелә. Ул йортның бер ягында участок уполномоченныеның эш бүлмәсе, икенчесендә - фатиры.
Октябрь аенда Лаеш районында шундый йортларның беренчесе файдалануга тапшырылды да инде. Татарстанда авыл участковыйлары өчен йортлар махсус программа буенча, республика бюджет оешмасы акчасына төзелә.
Мулла Иле авылындагы­сын­­да Илшат Сәлахиев яшә­ячәк.
Полиция лейтенанты Илшат Гомәр улы йорты төзелешен авылдашлары энә күзеннән үткәреп тора: 9га 13 метрлы нигездә инспекторга 4 бүлмәле фатир каралган. Салкын суы да, кайнары да бар, канализация үткәрелгән. Шәһәр тибындагы фатир хәтта мебель белән тәэмин ителәчәк. Авыл халкы шатланып туя алмый: эшләсен генә яшь белгеч! Ә эше шактый катлаулы Илшат Гомәровичның. Мулла Иле, Городище, Өтәшкә, Рус Албабасы авыллары һәм Албаба станциясе халкына ярдәм күрсәтә, тынычлыгын саклый. Мулла Иле зонасындагы авыллар бер-берсеннән әллә ни ерак урнашмаган, шуңа күрә, ул-бу була калса, төн уртасында да минуты белән хокук сакчысы килеп җитә алачак. Сүз уңаеннан, Илшат Сәлахиев үзе дә шушы төбәктә - Мамадыш-Әкилдә туып үскән егет, шуңа күрә Норлат зонасы авылларында яшәүчеләрнең күпчелеген, туганы кебек булмаса да, белә, проблемалар белән таныш.
Бу йортны берничек тә урап узып булмаячак. Чөнки монда авылдашларның тынычлыгын саклаучы, бөтен барлыгы белән ярдәм итәргә тырышучы игелекле кеше яшәячәк. Йорт әле төзелеп кенә ята, тиздән файдалануга тапшырылачак. Безгә исә өй туе турында гына түгел, яшь кешенең тормышындагы тагын да матуррак вакыйгалар турында газета бите тутырып язарга язсын.
Гөлкәй Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X