Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бишнәгә туган ягын яратучы балалар җыелды

Туган яктан да якынрак, газизрәк җир бар микән кеше өчен? Юктыр, мөгаен. Кеше кайда, нинди генә матур, бай җирдә яшәсә дә барыбер туган ягын сагына. Туган төбәккә мәхәббәт балаларда кечкенәдән, башта гаиләдә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә тәрбияләнә... Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 6 мартта уздырылган туган якны өйрәнүгә багышланган 2нче...

Туган яктан да якынрак, газизрәк җир бар микән кеше өчен? Юктыр, мөгаен. Кеше кайда, нинди генә матур, бай җирдә яшәсә дә барыбер туган ягын сагына. Туган төбәккә мәхәббәт балаларда кечкенәдән, башта гаиләдә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә тәрбияләнә...

Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 6 мартта уздырылган туган якны өйрәнүгә багышланган 2нче региональ фәнни-эзләнү, проектлау һәм иҗади эшләр конкурсында балалар бакчасының зурлар группасында тәрбияләнүчеләр һәм 1-6 сыйныфлар укучылары катнашты. Барлыгы 5 секция эшләде: "Туган ягымның су ресурслары", "Туган ягым үсемлекләре", "Туган ягымда яшәүче хайваннар", "Туган ягымның тарихи урыннары", "Иҗади эшләр".

Конкурс мәктәбебездә икенче ел оештырыла. Быел катнашучыларнын географиясе тагын да киңәйде: Яшел Үзән, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кайбыч районнары, Казан , Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, Марий Эл республикасы Помар мәктәбеннән килгән балалар көч сынаштылар. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бик игътибар белән тыңлады, сораулар бирелде. Жюридә районыбызның укытучылары һәм тәрбиячеләре, КФУ ның география һәм экология укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе, профессор И.Т.Гайсин, шул ук кафедраның өлкән укытучысы Н.В.Шигапова, ассистент Гыйльманов И.Р, аспирант, Төркиядән килеп белем алучы З.Сарачоглу, район мәгариф бүлеге методисты Е.В.Суховая булдылар.

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе үзенең туган ягына дан җырлады:Чишмәләр, күлләр, елгалар, урманнар һәм анда яшәүче җәнлекләр, мәчет, чиркәү, тарихи урыннар...

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы жюри членнарына бик ошады. Районыбызның 53 номерлы бакчадан Мисеева Власта Осиново күле матурлыгын һәм проблемаларын сурәтләде. Бишнә бакчасыннан Бакиров Рәсим әтисенең авыл басуларында эшләп мактауга лаек булуы белән таныштырды. Закирова Зифа "Аккошларны атмагыз!" дигән чыгыш әзерләгән иде. Яшел Үзәннең 18 номерлы балалар бакчасының иҗади эшләренә тиңнәр булмады!

Укучылар торле темаларны яктырттылар. Табигатькә дан җырлаудан тыш алар үз төбәкләренең атаклы кешеләре: агрономнар, урманчылар, җитәкчеләр, игенчеләр белән таныштырдылар. Сөйләп кенә калмыйча

эзләнуләре, исәп-хисап ясаулары, өйрәнүләре, тестлар уздырулары турында да тәфсилләп аңлаттылар. Теләчедән килгән Каюмов Азат, Әтнәдән килгән Бадиков Инсаф, Марий респубоикасыннан чыгыш ясаучы Созонова Мария, Яшел Үзәннән килгән Хабаров Дмитрийнын чыгышларын аерым эйтми момкин тугел.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да читләтеп узмаган конкурсантлар. Яшел Үзән шәһәренең 14 лицей укучылары "Яшел Үзәнлеләр - Советлар Союзы геройлары" дигән җыентык бастырганнар. Ключи мәктәбе укучысы "Аларның исеме һәм батырлыгы мәңгелек" дигән ижади эш белән чыгыш ясады. Бишнә мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Вагизов Данил һәм апасы Хәмидуллина Регина Чечняда хезмәт итеп, сугышчан хәрәкәттә катнашкан әтисе Данияр турында бик матур чыгыш әзерләгән. .4 сыйныф укучысы Шәйхетдинов Динар карт бабасы, дәү әтисе һәм абыйсы катнашкан 3 сугышны сурәтләп "Буыннар эстафетасы" дигән эшен яклады.

Дөрес, бу эшләрне әзерләргә, презентация ясарга балаларга укытучылар, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр дә булышкан. Комиссия һәм яшьтәшләре арасында чыгыш ясау, узеңнен өйрәнуләреңне исбатлау - бала өчен каршылыкларны җиңеп зур биеклек яулау. Шуның белән ул үз-үзенә ышану, кыюлык, тәҗрибә туплый. Төрле ситуациядә югалып калмау һәм аннан чыгу юлларын табу - бүген бала өчен мөһим нәрсә.

Конкурс озак дәвам итте. Тирләп- пешеп эшләгәннән соң катнашучылар тагын бергә җыелды. Жюри һәр секцияне аерым билгеләп үтте. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да сертификатлар һәм эшләре бастырылган җыентык тапшырылды.

Шундый матур чара уздырганнан соң күңелдә ниндидер бер рәхәтлек хөкем сөрә. Яңа дуслар белән танышу, балаларның матур чыгышларын тыңлау, аларның уңышларына куану - укытучы өчен шуннан да рәхәт нәрсә бармы икән? Шушы чараны оештырган һәм югары дәрәҗәдә уздырган мәктәбебез коллективына: укытучыларга, тәрбиячеләргә, техник хезмәткәрләргә мин зур рәхмәтлемен. Бары тик бергә дус, тату эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

Зөлфия Сабирова,

Бишнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X