Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биредә ел әйләнәсе җәй

Уңган бакчачылар инде җир эшенә кереште. Февраль аенда ук помидор, борыч чәчеп куючылар да бар.

Шулай итеп, озын кышкы ялдан соң, бакчачы сезоны ачылды дисәң дә була.

Ә менә «Майский» теплица комбинаты яшелчәчесе Мәүлия апа Шиһапова эшендә ел әйләнәсе җәй һәм эше дә бакча, үсемлекләр үстерү белән бәйле. 35 ел гомерен шушы комбинатка багышлаган кеше, инде лаеклы ялда булса да, эшенә яратып, бик теләп йөри. Чөнки тырышып хезмәт иткән кешенең күңелен күрә беләләр биредә.
Мәүлия апа пенсиягә чыкканчы кыяр үстерүгә баш-аягы белән чумган була. Бүген исә эше яшел үләннәр белән бәйле, дөресрәге, витаминнар белән. Кечкенә генә савытларда матур гына үсеп килүче салат үсентеләрен, аларның саны читтән караганда миллионлаган кебек, машина чәчә, ә инде Мәүлия апаныкы кебек йөгерек куллар үсентеләрне, бер-бер аерып, башка савытларга күчереп утырта. Ялыктырмыймы соң, бигрәк вак эш, дип кызыксынам.
- Бер өйрәнгәч, авырлыгы юк аның, иң мөһиме - коллектив әйбәт. Башка җирдә эшләүне күз алдына да китермибез. Эше вак булса да, хезмәт хакы яхшы, шулай ук күпме продукция җыйганга да карый, - ди ул.
Биредә салат кына түгел, укроп, петрушка, базилик, розмарин, бөтнек һәм тагын әллә нинди күптөрле үләннәр үстерелә. Мәүлия апа кебек тырыш кызлар, бу эшне башыннан алып ахырына, ягъни махсус пакетларга төреп куйганчыга кадәр башкара. Үзләре дә көндәлек туклануда аш тәмләткечләрне бик еш кулланабыз, диләр. Күренә инде. Иң яшь, чибәр кызлар кайда эшли дип сорасалар, «Майс­кий»да дип кенә җавап бирер идем.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X