Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бик «кирәкле» киңәшләр

*Ирне этне караган кебек карарга кирәк: ашатырга, эчертергә, киендерергә, ә кичләрен йөреп кайтсын, дип, чыгарып җибәрергә;

*Сезне дәвалый башлаганчы - терелергә тырышыгыз...;
*Син матур, дип әйтәләр икән - бәхәсләшмәгез, кешенең фикерен үзгәртүе авыр...;
*Аннары сезнең чалбарыгызны үтүкләячәк хатын-кыз алдында гына тезләнегез;
*Тезләнгәннәрен күрәсең килсә - акча сип;
*Әгәр кеше үпкәсен йота алмый икән - чәйнәп бирергә кирәк;
*Алдыгызны берәүнең аркасы белән ышыклаганда, үзегез аның артын томалавыгызны онытмагыз;
*Һәрвакыт эш, дип янарга димәгән, кайвакыт төтен җибәрсәгез дә ярый;
*Әгәр дә тазарырга куркасыз икән, ашар алдыннан 50 грамм коньяк йотып куегыз, ул курку хисен бетерә;
*әгәр дә ни дә булса теләсәгез, уйлагыз: ә нигә әле ул әйбер сездә әлегә кадәр булмаган?... Һәм тынычланыгыз;
*җиңүе синнән тормаган көрәшкә тыгылмавың хәерле;
*имтиханга саф баш белән барыгыз, чөнки күп нәрсәләрне беренче тапкыр ишетәчәксез;
*үлмәгән аюның тиресен аннан ерактарак тунагыз;
*әгәр ирегез аз акча эшли икән, өстегездәге күлмәгегез әле сезгә тагын күп еллар хезмәт итәчәк;
*«ә хәзер мин сезгә гаилә альбомын күрсәтәм» яки «карагыз әле, минем балам ничек әйбәт укый» - дигән сүзләр сезнең эчемлекләрегезгә һәм ашамлыкларыгызга шактый экономия ясая­чак;
*әгәр дә банкетны, яклау алдыннан 2-3 сәгать алдан ясасагыз, диссертация бик күпкә уңышлырак булачак;
*яңасын сатып алмасагыз, аяк киеме озагракка түзәчәк;
*Өстәлгә куелган ярты, кунакны гына шатландырмый, сезнең ашарга пешерә белмәвегезне дә яшерәчәк;
*үзең турында начар сөйләмә - башкаларга да эш калсын;
*кунакка буш кул белән барсаң - ашап барырга онытма;
*җир җимертеп эшлисең килсә - ят, ял ит - үтә ул;
*хатын-кызга бүләк ясаганда онытмагыз - ул алга таба сездән монысына караганда да кыйммәтрәк бүләк көтәчәк һәм ешрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев