Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Әбиемнең күңел сандыгы”

Карашәм мәдәният йортында шул исемдә кичә үтте. Сәхнә борынгы авылча итеп бизәлгән - тәрәзә кашагалары, кулдан үрелгән челтәрләр, чигүле мендәрләр өеме - һәрбарчасы күңелгә якын, авылча. Шунда ук татар халык ашлары күргәзмәсе дә эшләп тора. Ә сәхнәдә авыл үзешчәннәре аулау өй күренешен күрсәтә. Адилә белән Фәния Гайфуллиналар, Рәзинә Хәйбуллина, Диләрә...

Карашәм мәдәният йортында шул исемдә кичә үтте. Сәхнә борынгы авылча итеп бизәлгән - тәрәзә кашагалары, кулдан үрелгән челтәрләр, чигүле мендәрләр өеме - һәрбарчасы күңелгә якын, авылча. Шунда ук татар халык ашлары күргәзмәсе дә эшләп тора.

Ә сәхнәдә авыл үзешчәннәре аулау өй күренешен күрсәтә. Адилә белән Фәния Гайфуллиналар, Рәзинә Хәйбуллина, Диләрә Маннапова, Диана Демьянова, Миләүшә Зиннәтуллина, Фидалия Гайфуллина, Фаяз Зиннәтуллин, Рәхмәтулла Сөнгатуллиннарның уеннары тамашачы күңеленә хуш килде.

Сандык - элек татар хатын-кызларының тормышында зур урын алып торган. Анда бик күп әйберләр сакланган - чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар, түбәтәйләр, тастымал һәм намазлыклар.

Ә кичәдә сандык төбеннән, нәрсә дип уйлыйсыз, гармун(!) килеп чыкты. Наратлы авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхмәтулла абый и матур да итеп уйнады инде анда!

Халкыбыз, әби-бабаларыбыз гомер-гомергә матурлыкка омтылганнар, алар безгә мирас итеп калдырган йолаларны онытмыйча, киң күңелле булып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев