Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетлеләр арасында безнең Гөлфия дә бар

Хәтерләсәгез «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең узып киткән подписка кампаниясендә өч һәм аннан да артык газета-журналларга язылган абунәчеләр арасында призлар уйнатачагы турында хәбәр иткән идек. Призлар уйнатылды, бәхетлеләр ачык­ланды.

«Татмедиа» канаты астында нәшер ителүче өч газетага язылган һәм бәхетен сынап карарга булган Гөлфия Тимергалиева приз откан бит! Шушы көннәрдә без аны Гөлфиягә зурлап тапшырдык.
Гөлфия үзе Мулла Иле авылыныкы булып чык­ты. Мәктәптән соң Буа ветеринария техникумын, аннары Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган һәм бүгенге көндә Казанда күмәртәләп сату складында оператор булып эшли. Студент вакыттан ук урнашкан эш урынын ярата һәм аны алмаштырырга җыенмый икән. Буш вакытларында газета-журналлар укырга яратуын язып торырга кирәк микән?!
Кызганычка, «Яшел Үзән»не укымый, әмма аны авылда яшәүче әти-әнисе алдыра, дип аңладык, чөнки бездә басылган язмалар белән Гөлфия таныш.
Без шушы сөйкемле Гөлфияне бүләк отуы белән котлыйбыз һәм аңа башка бәйгеләрдә дә катнашыр­га киңәш итәбез, чөнки, практика күрсәткәнчә (ә без призларны һәр язылу кампаниясендә диярлек уйнатабыз), бер откан кеше бик күп бәйгеләрдә, уеннарда ота. Ә бер бәхетең булмаса, мең лотерея билеты алып та, 100 сум акча отмыйсың. Бу инде күп тапкырлар сыналган әйбер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев