Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетле сан булсын

Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе Васильево бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе, элеккеге оперуполномоченный Заһид Ибраһимов республика эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләре ветераннары региональ җәмәгать оешмасының биш меңенче әгъзасы булды. 5000нче номерлы кенәгәне һәм кыйммәтле бүләкне - фотоаппаратны, отставкадагы милиция майоры Заһид Зәки улына, тантаналы рәвештә ТР ЭЭМ ветераннар советы...

Яшел Үзән эчке эшләр идарәсе Васильево бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе, элеккеге оперуполномоченный Заһид Ибраһимов республика эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләре ветераннары региональ җәмәгать оешмасының биш меңенче әгъзасы булды.
5000нче номерлы кенәгәне һәм кыйммәтле бүләкне - фотоаппаратны, отставкадагы милиция майоры Заһид Зәки улына, тантаналы рәвештә ТР ЭЭМ ветераннар советы рәисе, министр киңәшчесе Евгений Гатцук тапшырды.
Бүгенге көндә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасында 178 актив әгъза исәпләнә һәм республикада иң яхшылар исәбендә тора. Мәсәлән, быел 9 ветеран ведомство һәм җәмәгатьчелек бүләкләре белән бүләкләнде.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X