Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетле ана кыз таба...

Бәхетле булыр өчен ничә яшьтә кияүгә чыгарга кирәк соң? Бу сорауны коллегаларыбыз белән бергә җыелгач та, еш куертып алабыз. Әлбәттә, һәркемнең үз фикере, кемдер 30га җиткәндә дә өлгерә (имеш, өй җыештыручы булырга бервакытта да соң түгел), кайберәүләр яшьрәк, юләр чакта чыгып, бала табып калырга кирәк ди. Никах инде ул күкләрдә...

Бәчеккә баргач, бер чибәр ханым белән танышкан идем. Сабыр, йөзеннән нур балкып торучы Миләүшә Гыймадиева баксаң 17 яшендә үк кияүгә чыккан һәм бер тамчы да иртә тормыш коруына үкенми.
- Шулай язгандыр инде, ирем дә бакчабыз артында гына яши иде. Бер егет озатып кайткан чакта эләктереп алды ул мине. Аңа ул чакта 23 яшь иде. Ирең үзеңнән олырак булса әйбәт, ул мине кечкенәдән тәрбияләп үстерде дисәң дә була, - ди ул.
Әйе, Миләүшә ире Айратның ныклы канаты астында рәхәтләнеп яши. Вакытында Миләүшәнең башкалар кебек шәһәргә китү теләге дә булмый түгел, әмма ире сүзендә каты тора:
- Туган авылымны яратам, беркая да китмим!

Алия ГАЯЗОВА

Язманың тулырак вариантын газетаның 51нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев