Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Мәдинә Маликовага 80 яшь тула

Бүген танылган язучы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Маликова Мәдинә Габделхак кызы 1935 елның 5 августында Сарман районында туган. Мәдинә апа белән кызыклы интервью тәкъдим итәбез: МӘДИНӘ МАЛИКОВА: "ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ИСЕМ КИТМИ" Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында язучы Мәдинә Маликова да бар. Ул укучыларга "Шәфкать", "Югалган якутлар", "Кызыл гөл", "Тылсым", "Чәчкә...

Бүген танылган язучы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Маликова Мәдинә Габделхак кызы 1935 елның 5 августында Сарман районында туган. Мәдинә апа белән кызыклы интервью тәкъдим итәбез:

МӘДИНӘ МАЛИКОВА: "ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕНӘ ИСЕМ КИТМИ"

Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында язучы Мәдинә Маликова да бар. Ул укучыларга "Шәфкать", "Югалган якутлар", "Кызыл гөл", "Тылсым", "Чәчкә балы" һ.б. әсәрләре аша таныш. Бу бүләккә ул беренче генә тәкъдим ителүе түгел. Тиздән Тукай премиясенә лаеклылар да билгеләнәчәк. Шул уңайдан Мәдинә ханымга үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

- Әсәрләр ничек туа? Геройларны кайдан аласыз?

- Эштә утырганда гына да кешеләр кереп, үзләре, танышлары белән булган вакыйгаларны сөйли. Әдәби әсәр язу фикере магнитлы ыргак кебек, үзенә кирәгенә тартыла. Ишеткән вакыйгаларны үзем белгән даирәгә урнаштырам. Шулай башланып та китә. Ул кешеләр бу вакыйганы ничек кабул итә, үзләрен бу очракта ничек тотар дип уйлыйм. Йомгак шулай сүтелә башлый...

- Озак языламы әсәрләр?

- Мин кире кайтып та бик озак эшли алам. Кайвакыт үзгәртә торгач, соңгысы беренче варианттан шактый үзгә килеп тә чыгарга мөмкин. Шул чакта ирем Әхмәт туктата. Бөтенләй кыскартып бетерәсең бит инде дип, ачулана. Ул үзе бер илһам килдеме, шуңа атланып чаба. Бик сирәк кенә кире кайтып, үзгәрешләр кертеп утыра.

- Әсәрне язу бер хәл. Аны бит әле китап итеп чыгарырга, укучыга җиткерергә дә кирәк. Белүемчә, бу эш белән үзегез дә шөгыльләнәсез.

- Әйе. Башкача булмый да. Бик күп районнар белән элемтәдә торам. Бер китап чыгару 200 меңгә төшә. Китап кибетләренә килеп белешәм. Сатылып бетү белән, яңаларын китерәм. Бу эшкә өйрәндем инде.

- Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

- Авыр кабул итәм. Тәмле әйбер түгел бит. Бер танышым әйткәнчә, тәнкыйть гөберле бака кебек, ә шулай да, изүеңә салганда да түзәргә кирәк. Тәнкыйтьләүче еш кына иң көчсез ягыңны күрсәтә. Шуңа тәнкыйтькә игътибар итми булмый.

- Тукай премиясенә Сезнең беренче генә тәкъдим ителүегез түгел...

- Әйе. Беренче тапкырда төшеп калгач, күңелсезләнгән идем. Ул чакта Роберт Миңнуллин: "Күңелеңне төшермә. Мин биш тапкыр да тәкъдим ителдем әле," - дип шаяртты. Бу камилләшергә стимул да булып тора. "Сез халык язучысы түгелмени?" дияләр кайчак очрашуларда. Укучы синең мактаулы исемнәреңне белмәскә дә мөмкин. Шуңа да Тукай премиясенә исем китми.

- Еш кына үзен бәхетсез санаган автор хатын-кыз үз геройларына да бәхетне биреп бетерми кебек. Ә сезнең әсәрләрдә моның киресе. Сез тормышта бәхетле кеше, ә геройлар бик еш сынала.

- Минем геройларым минем тормыштан түгел. Алар миңа ошмаган да. Адым саен очраган сыналулар укучыны кызыксындыра, китапка якынайта. Көн саен баллап чәй эчсәң, бал да тәмсез тоелыр иде. Бәхетле геройлар белән дә шул ук хәл.

- Укучыга тәкъдим ителәсе киләсе китап нинди? Нәрсә турында?

- "Нурзифа" дигән шаян роман. Рәссамнар турында. Менә аның геройлары бик бәхетле. Быел Тукай премиясе алмасам, бәлки киләчәктә шушы әсәрне тәкъдим итәрмен дигән уйларым да бар.

- Әгәр язучы булмасагыз, Сез нинди һөнәр иясе булыр идегез?

- Бизнесмен булыр идем. Өлешчә шуның белән шөгыльләнәм дә. Китапларым сатам. Белемем буенча мин укытучы. Ләкин мин укытучы була алмас идем. Шулай ук табиб итеп тә үземне күз алдыма китермим. Ә бизнесмен итеп китерәм. Ялгышсаң да, зыяны үзеңә генә. Ә менә укытучы, табиб һөнәре кеше тормышын, язмышын хәл итә бит.

Лилия Кадыйрова

Матераил матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев