Бүген, 20 апрельдә, көндез көньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге секундына 17-22 метрга (Казанда 15-20) җитәчәк.
Һава торышының шулай сизелерлек үзгәрү Идел буе төбәгенә көньяк-көнбатыштан керүче циклон белән бәйләп аңлатыла. Бүген көчле явым-төшем көтелә: яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр явачак. Көчле җил алдагы төндә һәм 21 апрельдә дә саклана.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев