Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген – Изге Болгар җыены

Бүген Болгарда - Изге Болгар җыены.

Җыенны ачу тантанасына кадәр, Ак мәчеттә Россия мөселманнарының социаль доктринасы кабул ителә. Килешүгә Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев кул куя.

Иртәнге сәгать 10да Истәлек билгесе каршында Изге Болгар җыенын рәсми ачу татанасы башланды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләре составына керә торган Диния нәзарәтләре рәисләре катнаша. Моннан тыш, чарага чит илдән шәрәфле кунаклар - Урта Азия республикалары, ерак чит илләр мөфтиләре, кайбер гарәп илләре министрлары, чит ил ислам югары уку йортлары ректорлары чакырулы.

Сәгать 11дә Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә чарасы үткәрә. Көннең нәкъ уртасы - сәгать 12дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укыла.

Җыен вакытында "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төрекеме эшчәнлеге кысаларында уздырыла торган яшьләр җәйге лагеренда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең I Халыкара Казан форумында катнашучылар белән очрашу уздыру ниятләнә. Шулай ук, Коръән музее һәм Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозицияләрен презентацияләү күздә тотыла. "Иман моңы" фестивале кысаларында, тантаналы чарада катнашучылар өчен мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X