Бүген бозлы яңгыр, яшеннәр һәм көчле җил булуы көтелә
Татарстан синоптиклары шторм кисәтүе игълан иттеләр. Казанда һәм республика буенча тулаем алганда 16-17 июнь көннәрендә яшен, боз һәм көчле җил булуы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе мәгълүматларына караганда, 16 июнь көндез, шулай ук 17 июнь төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә яшен булуы, боз явуы һәм көчле җил исүе көтелә. Җил секундына - 20, урыны белән 19-24 метрга кадәр булачак. Казанда яңгыр, боз һәм секундына 17-22 метрга кадәр җил исүе көтелә.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев