Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләрне котладылар!

Казанда Машина төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада безнең шәһәр заводларында эшләүчеләрне дә зурладылар.

«Кеше байлыгы» номинациясендә «ПОЗиС» ААҖдә пластмассадан әйберләр ясау буенча (суыткычлар җитештерү) машина көйләүче Константин
Дарьин җиңүче дип табылды. Ә «Иң яхшы яшь инженер» номинациясендә шул ук заводның машина төзелеше инженерлык үзәгенең технологик һәм сынау җиһазлары бүлеге җитәкчесе Алексей Егоров җиңде.
«ТР мактаулы машина төзүчесе» исеменә А.М.Горький исемендәге завод­ның 5 разрядлы токаре Олег Шаяк­баров лаек булды.
«Кеше байлыгы (остаз)» номинациясендә җиңүче дип А.М.Горький исемендәге заводның 17нче цехта җыючы-төзеп бетерүче булып эшләүче Фәргать Гыйззәтуллин табылса, Прытков династиясе шулай ук истәлекле бүләк белән билгеләнде. Бу династиянең хезмәт стажы - 200 елдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев