Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең завод яшьләре – super!

«Безнең заман - Наше время» эшләүче яшьләрнең республика телевизион иҗат фестивалендә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» предприятиесе командасы III урын алып кайтты.

Әле өченче ел гына уздырылучы фестиваль елдан-ел көч туплый, үсә. Быел аның эшендә 100 команда катнашып, нибары 14енә генә суперфиналга чыгу бәхете елмая. Шулай булмыйни, яшьләр иҗатына Россия һәм Татарстанның танылган сәнгать әһелләре - Алексей Булдаков, Александр Фельдман, Дмитрий Туманов, Дмитрий Пивоваров һәм башкалар бәя бирде бит.
Фестивальдә беренче тапкыр гына катнашып та, шушындый зур уңышка ирешүнең сере әлләни ерак яшерелмәгән. Аягында нык басып торучы, оборона сәнәгатендә әйдәп баручы предприятие җитәкчелеге үзенә районның иң талантлы, сәләтле һәм тырыш яшьләрен туплый алган дигән сүз. Эш сәгатьләре тәмамлангач, эштән калып үткәрелгән репетицияләрнең нәтиҗәсе күз алдында.
- «Ак Барс холдинг компаниясе» җәмгыяте дә, завод җитәкчелеге дә зур ярдәм итте. Көндәшләр дә бик көчле иде, әмма безнең уңыш - предприятие ярдәме һәм команданың бердәмлеге нәтиҗәсе, - ди команда лидеры, заводның яшьләр оешмасы җитәкчесе Дмитрий Анисимов.
Фестиваль иҗатка сәләтне, талантларны гына күрсәтмичә, искиткеч җылы очрашуларда башка коллективлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән урын да булды. Безнекеләр фестивальдән «КамАЗ» командасы белән дуслашып кайтты.
9 ноябрьдә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин җиһазлар сатып алу бүлеге белгече Виктория Костинага, баш энергетик бүлегенең инженер-энергетигы Евгений Липатовка, 17нче цех эшчесе Айдар Бикининга, персонал белән идарә итү бүлегенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Дмитрий Анисимовка Рәхмәт хаты тапшырды.
- III урын - әлләни горурланырлык сәбәп түгел, өйрәнәсе күп әле. Ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, үз алдыбызга бер генә максат куябыз, ә ул - киләсе елда Гран-при алу! - ди талантлы эшче яшьләр.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев