Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Безнең класс - иҗади класс» бәйгесенә нокта куйдык

"Безнең класс - иҗади класс" бәйгесенә нокта куелды. Бүген 10 сәгать 59 минутта тавыш бирүне туктатып, нәтиҗәләрне Сезнең игътибарга җиткерәбез. Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге бәйгедә 12 фото катнашты. Ниһаять, хөрмәтле укучыларыбыз, нәкъ менә сезнең ярдәм белән җиңүчене дә билгеләдек! Күргәнегезчә, 1 һәм 2 урын өчен ярыш кызу барды.

Олы Ачасыр мәктәбе белән 5нче гимназиянең беренчелекне бирәсе килмәде. Беренчелеккә йә гимназия, йә Олы Ачасыр мәктәбе күтәрелде. Шуңа да без, үпкәләштән булмасын дип, бәйгебезнең җиңүчесе итеп 1058 тавыш җыйган Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларын һәм 925 тавыш җыйган 5нче гимназиянең 6нчы «а» сыйныфын билгеләргә булдык. Гомумән, бәйгегә килеп ирешкән фотосурәтләр 3071 тавыш җыйды.

Бәйгебезгә битараф калмыйча фотосурәтләр җибәрүегез, бәйгегә килгән эшләрне бәяләүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Җиңүче булып танылган классны һәм фотосурәтәге сыйныф укытучыларын конкурста җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз, нык сәламәтлек, елдан-ел шундый актив булып, алга таба да бәйгеләребездә күрербез дип ышанып калабыз.

Җиңүчеләр белән алга таба якыннанрак таныштырырбыз. Бездән аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев