Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнең эшкә бәяне авырулар бирә», – ди сәламәтлек саклау министры

Яңа елның беренче эш көне күңелле яңалыклар белән башланды. Яшел Үзәнгә эшлекле визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин килде.

Безнең район һәм шәһәрдә муниципалитетның табибларга торак бирү мәсьәләсе бик акрын темплар белән булса да, алга бара. Казаннан килеп Яшел Үзәнгә урнашкан Лебединцевлар гаиләсе дә ничә ел кеше фатирында яшәп торырга мәҗбүр була. Төзүчеләр урамында урнашкан өр-яңа йорттагы өч бүлмәле фатирга кергән 4нче поликлиникада эшләүче табиб-невролог Мария Александровна үз күзләренә үзе ышанмады. Иркен, якты, зур фатир аларга бушлай бирелә, бары бер шарт: биш ел үз урынында табиб буларак эшләргә тиеш.
- Үз почмагыңны булдыру тормышта төп шартларның берсе. Табиблар өчен генә түгел, һәркемгә үз өендә яшәргә язсын. Советлар заманында бик дәрәҗәле җитәкчеләр генә бу яшьтә фатир ала иде, котлыйм, - диде министр Адел Вафин.
Яңа туган балалар бүлегендә табиб-неонатолог булып эшләүче Лилия Сәгъдиевага да бу көнне Ленин урамындагы 40нчы йорт фатирына сертификат бирелде.
- Хөкүмәтебез сәламәтлек саклау өлкәсенә саллы өлешен кертә һәм киләчәктә дә шулай булыр, ә без яшь белгечләребезгә ярдәм итәргә, аларның торак мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз, - ди район башлыгы Александр Тыгин.
Дүшәмбе көнне үз өенә кайткан 1 поликлиниканың ни дәрәҗәдә үзгәргәнен министр үз күзләре белән күрде. Ул төзүчеләрнең эшенә югары бәя бирде. Шул ук вакытта авырулардан кайбер җитешсезлекләр, шелтә сүзләре дә ишетергә туры килде.
- 31 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтүче учреждениедә шелтәсез була алмый. Ул шулай булыр­га тиеш тә. Бары тик җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә, проблеманы чишәргә кирәк, - диде район башлыгы.
Алия Гаязова
Тулырак - газетабызның 2нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X