Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең авыл зур түгел, килә кыйбладан давыл

Авылыбызда җан исәбе әкренләп кими. Яшьләр күбесе шәһәрне үз итә. Акъегеттә карт-коры, пенсионерлар гына калып бара, дисәм дә, ялган булмас. Көтү дә көтә, йон да тетә - әбиләр. Ә бит бар иде гөрләп торган вакытлары! Тик хәзер шуларны хәтердә яңартып, сагынып сөйләргә генә калды.

Алдан председатель - җитәкчеләребезне барлыйм әле. Алар: Кашаф Сәлахиев, өч улын берьюлы фронтка озаткан Гарифҗан Бәхтияров, сугыштан бер аяксыз, күкрәге тулы орден-медальләр белән кайткан Нури Бәхтияров, Гыйләҗ Шәмсиев, Ярхәм Вәлитовлар. Ә авылымның халкы - барысы да тырыш хезмәт ияләре. Ул чорларда эшсез бер кеше дә юк иде. Терлекләрнең буазлыкларын, артымны кайчан көтәргә икәнен искәртеп, белеп торучы, гомере буе көтү көткән Зариф абый Ганиев; Гомәр Гайнашев читкә киткәч, аның урынында калып һәр иртән дару тутырган зур шешәсен күтәреп ферма терлекләрен дәваларга йөгерүче Хәсән Әшрәфҗановларны искә алмый мөмкин түгел.
Авылыбызда ике җил тегермәне бар иде. без, балалар, үзебез уйныйбыз, үзебез «кайчан җил чыга инде», дип бер күзебез белән тегермән канатларын күзәтәбез. Анда башта саңгырау Мифтах бабай эшләсә, аннары Нәби абый аның дәвамчысы булды. Авылыбызда беренче тракторчы Салих абый булды, аның эзеннән Сабирҗан Фәтхуллин, Фәйзүк абый, Әнвәр Сәлахиевлар киттеләр. Данлыклы Шәрифҗан Фәтхуллин белән Габделхак Шәкүровны фронтка озаттылар. Аларның гомерләре сугыш кырында өзелде. Хөрмәт һәм дога аларга. «Бөтенесе фронт өчен!» девизы астында элеваторга «ГАЗ-51» машинасы белән ашлык ташый башлаган Рифкать Мифтахов үз эшен бик озак дәвам итте.
Гаиләсе 8 кешедән торган муллабыз Нурулла Яруллин сугыш вакытларында ат сбруйларын төзекләндерде. Камыт, аркалык, дилбегә дигән нәрсәләр аның кулында булды. Материаллар юк, кая инде ул камытка йомшак войлоклар!
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет - Казан
Тулырак - газетабызның 86нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев