Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безгә - 20!

Хөрмәтле Илсөя Мансуровна!

Сезне һәм «Яшел Үзән» газетасы коллективын искиткеч матур дата - газетаның 20 еллык юбилее белән котлыйм.
Сезнең мәгърифәтчелек эшчәнлегегез яшел үзәнлеләрне берләштерде, һәм шәһәр-районда гына түгел, республикада да югары бәя алды. «Яшел Үзән» укучыларның абруен яулады.
Сезнең хезмәтегезгә булган туг­рылык, профессионализмыгыз, гаделлегегез, шәһәр һәм районның чәчәк атуы өчен куйган максатларга эзлекле рәвештә ирешә баруыгыз, тугын ягыбызга һәм аның кешеләренә булган мәхәббәтегез һәм хөрмәтегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята.
Сезнең басма - шәһәр һәм район тормышын бәйсез формада күрсәтүче тере һәм нәтиҗәле басма. Сүз дә юк, газетаның зур җаваплылык, таләпчәнлек һәм максатчанлык сорый торган күпкыр­лы хезмәте туган ягыбыз үсеше белән бәйле.
Татарстан Републикасында кеше һәм гражданнарның иреген яклау һәм хокукын саклау эшендә тыгыз элемтәдә эшләвегез өчен, чын күңелемнән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Газетаның бөтен коллективына сәламәтлек, шәхси бәхет, гаилә бәхете, куелган максатларны үтәү өчен уңышлар һәм оптимизм телим.
Сәрия Сабурская,
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев