Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без – мәдәниятле халык

Ел саен республика күләмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үтә. Аның төп максаты: укучыларны, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшүгә өндәү, телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияләү,татар теленең кулланышын киңәйтү. Шушы максаттан чыгып, А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда төрле чаралар уздырылды. Акция 21февральдә "Аралашабыз төрле телләрдә" исемле әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Бу...

Ел саен республика күләмендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үтә. Аның төп максаты: укучыларны, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татарча сөйләшүгә өндәү, телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияләү,татар теленең кулланышын киңәйтү. Шушы максаттан чыгып, А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда төрле чаралар уздырылды. Акция 21февральдә "Аралашабыз төрле телләрдә" исемле әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Бу юкка гына түгел, чөнки бу көн- Халыкара телләр көне. Төрле милләт укучылары (чуваш, мари, үзбәк, азәрбәйджан, испан, немец, чегән) туган телләрендә сөйләделәр, җырладылар. Шул ук балалар саф татар телендә дә аралашырга тырыштылар.

Быел 2014 ел Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде. Акциябезне дә шул тема белән бәйләргә уйладык. Беренче чара булып, "Родина" мәдәният сараенда узган Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына бардык. Анда артистлар һәм концертка килүче халык белән аралаштык. Татар халкының мәдәниятле булуына инандык. Ай дәвамында татар халкының гореф- гадәтләрен, традицияләрен пропагандалау максаты белән күп чаралар үтте: - "Әбиемнең сандыгы" исемле кичәне башлангыч мәктәп укучылары катнашын-да әти- әниләргә күрсәтелде. - "Татарстан- күпмилләтле дәүләт"- 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында стенд чыгарылды. - Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән аралаштык. - Сәнгәть мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән әңгәмәгә кердек. - Мәктәп күләмендә эшләп килә торган театр студиясенә йөри торган балалар "Рәсим маҗаралары" исемле спектакль белән, чиста татар телендә, ата-аналар һәм балалар алдында чыгыш ясадылар. Лицейда акциябез "Нәүрүз" бәйрәме белән төгәлләнде. Бу көнне иртәдән лицеебызда милли көй яңгырады, һәр кешене бәйрәм белән котлап каршы алдык, кош теле белән сыйладык. Нәүрүзбикә һәм аның ярдәмчеләре Яңа елга изге теләкләр теләде. Бәйге- акция мәктәп янындагы мәйданчыкларда дәвам итте. Халык белән кибеттә, базарда, даруханәдә аралашып йөрдек. -"Сез татар халкының бәйрәмнәрен, гореф- гадәтләрен беләсезме?"- дигән сорауга уңай җавап алдык. Бигрәк тә, Сабан туе бәйрәмендә бер- берсенә кунакка йөрү гадәтләре безгә бик ошады. Бу матур гадәт халыкны дус яшәргә этәрә, берләштерә бит. Яшел Үзән телевидениесе хезмәткәрләре белән аралашып, мәдәниятебезнең яктыртылуы турында мәгълүматлы булдык.

Халык белән аралашу нәтиҗәсендә Яшел Үзән халкының проблемасы ачылды. Шәһәребездә уздырылган концерт, театрларга тиешле дәрәҗәдә реклама җитешми. Ике зур Мәдәният Сарае булуга карамастан, үзебездә татар студиясе, татар театры бүгенге көндә юк. Шунлыктан, бәлки, яшь, сәләтле укучылар, рус телендә генә үзләрен күрсәтә алалар.Татар телендә үткән чаралар бары мәктәп күләмендә генә кала. Без җиткергән фикерләргә шәһәр җитәкчеләре дә колак салсыннар иде.

Шәмсетдинов Динар, А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 10 нчы А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев