Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без - бәхетле балалар

Җәй - балаларыбызның уку дәверендә җыелган киеренкелектән арыну һәм киләсе ел өчен көч-энергия туплау вакыты. Шуңа күрә аларның ял вакытларын дөрес оештыру мөһим бурыч булып тора.

Яшел Үзәнебездә балаларыбызның җәйге ялларын оештыруга күп игътибар бирелә. Төрле спорт мәктәпләре, яшүсмерләр клублары эшләп килә. Хәзерге вакытта «Исток» берләшмәсе структурасына 23 (13 - спорт, 10 - күппрофильле) клуб керә һәм аларда 2500 кеше шөгыльләнә.
- ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм җирле хакимиятләр дә яшьләрнең, балаларның сәламәтлекләрен, ялларын оештыру өчен кирәкле шартлар булдыруга зур игътибар бирә. Респуб­ликабыз Президентының уникаль утыз программасының берсе нәкъ шул максатларга юнәлдерелгән. Ә иң мөһиме, илебездә барган кризиска карамастан, барлык программалар да финанслаудан тукталмый. Рәхмәтләребез чиксез, - дип сөйли яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Элина Төхвәтуллина.
Җәйге чорда тренер укытучылар һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашында ишегалды командалары арасында ярышлар уздырыла. Монда теләгән һәр бала катнаша ала, ә соңыннан алар үзләренә ошаган яшүсмерләр клубына йөри башлыйлар.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 44нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев