Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без бердәм булганда көчле

Татарстанны үстерү эшендә һәркем үз өлешен кертә ала. Бу атнада республикабыз киләчәгенә битараф булмаганнар «Без булдырабыз! Без бергә!» форумында нәкъ шул идеяне күтәреп чыкты.

Форумны тантаналы ачуда рес­публиканы үстерү өчен берләшергә кирәк дигән фикерне яклап, ТР Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе рәисе Александр Лаврентьев та чыгыш ясады.
- Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов стратегиясе үсеш мөмкинлеге һәм һәр татарстанлы өчен гарантияләр бирә. Соңгы 5 ел эчендә Татарстан социаль-икътисади юнәлешләр буенча лидерлык позициясен ныгытты. Һәм бүген, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять чорында республика үсеше өчен берләшү аеруча мөһим, -диде ул.
Аның сүзләрен форумда катнашкан башка вәкилләр дә хуп­лады. «Сәләт» фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов фикеренчә, республикада яңа иҗтимагый оешмаларга старт алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.
- Безнең төп теләгебез - билгеле бер идеяләрне, аларны тормышка ашырырга әзер булган кешеләрне бергә туплау, - диде ул.
Форумда 40лап иҗтимагый оешмадан 300дән артык вәкил катнашты. Төп максат бер - татарстанлыларны берләштерү, респуб­лика җитәкчелеге программаларын һәм инициативаларын күтәрү буенча эш алып бару. Әлеге мөһим очрашуда яшь активистлар гына түгел, Әфган сугышы ветераннары, спортчылар, муниципаль берәмлекләр иҗтимагый оешмалары да бар иде. Безнең районнан исә 5 кеше, шул исәптән Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин да катнашты.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 28нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев