Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берүзең яшәү – ул ялгызлык түгел әле

Мулла Иле авылының очы күренмәгән озын урамы буйлап атлыйбыз. Авыл зур, төзек һәм матур. Беренче карашка, барлык өйләрдә дә тормыш гөрлидер кебек. Ләкин бу шулай булып тоелган гына икән.

Карый торгач, күп капкалар тышкы яктан бикле булып, ә күбесендә, авыл халкы телендәгечә әйтсәк, «дачниклар» яши булып чыкты.

Болар - бакча сезонында гына авылга кайтып торучылар. Хәзерге авылларның күбесен көнләштерерлек зур булуына карамастан, урамында кеше бик сирәк күренде Мулла Иленең. Әллә без килгәнне ишетеп качып беткәннәр. Без ялындырып тора торган халык түгел, бик­ле булмаган капканы үзебез шакыдык. Бәхетебезгә каршы, бик ачык, сөйләшергә кыстатып тормый торган Илһамия Төхвәтуллинага тап булдык.
Илһамия апа, 87 яшьтә булуына карамастан, «Яшел Үзән» газетасына языла һәм яратып укып бара икән. «Ул минем иң якын дус­тым», - диде ул безгә. Хәзерге вакытта ялгызы гына гомер итүче тыл ветеранына, безнең басмабызны шулай якын итүенә зур рәхмәт инде.
...Әтисен окоп казырга барган җиреннән сугышка алып киткәндә Илһамия апага 13 яшьләр тирәсе генә булса да, балаларның иң олысы булганга, авырлыкның юан башы да аңа эләгә. Шул вакыттан башлап колхозда төрле эшләрдә эшли башлый инде ул. Мәктәптә гел бишлегә генә укыса да, эшче куллар кирәк булганга, читкә җибәрмиләр. Әтисе сугышта каты яралана, аякка басса да, сәламәтлеге ут эченә керерлек булмый. Шулай да авиабазада самолетларны ядрәләр, кирәкле кораллар белән тулыландырып торучы булып хезмәт итә. Тылдагылар өчен бик авыр еллар була ул.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев