Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Берсе төгәлләнә, икенчесе башлана

Хөрмәтле газета укучылар, ниһаять кызу тавыш бирүләрдән соң, фотобәйгегә нокта куяр вакыт җитте. Тавыш бирүне туктаттык, җиңүчеләр билгеле.

3сеннән алып 9 ноябрьгә кадәр барган тавыш бирүдә барлыгы 1570 кеше катнашкан. Күп булмаса да, сезнең һәр тавышыгыз безнең өчен кадерле, бик зур рәхмәт сезгә.

Бу юлы да бакырчылыларның бик нык бердәм авыл булуын күрдек. Шушы авылда яшәүче тырыш гаилә Закировларны авылдашлары да, туганнары да, дуслары да бик күтәрде, бердәм булып тавыш бирде. Тавыш бирмәслек тә түгел шул: тәрәз төпләрендә генә түгел, күңелләре дә шау чәчәктә сыман бу гаиләнең Рәшидә ханымның алтын куллары үстергән гөлләрне күреп, кем генә сокланмый икән дә, кем генә бер генә ботагын сорамый икән?! Әмма ничек кенә сөеп бирмәсен, барыбер аныкына җиткереп үстереп булмыйдыр ул гөлләрне. Бик сирәкләр генә Цикламенны язы-кышы шау чәчәктә утырта ала бит.

Шулай итеп, Рәшидә ханым Закирова, 787 тавыш җыеп, фотобәйгебездә беренчелекне яулады.

Икенче урында Айдардан Рәмзия Әдиятуллина һәм өченче урында Каратмәннән Люция Гыймадиева.

Үстергән гөлләрегез шулкадәр матур ки, алар берничек тә нибары бер тавышка лаек түгел. Шушы искиткеч гөлләрне үстерүчеләрнең күңелләре дә, үзләре дә чәчәк кебек гүзәл, матур. Без сезне хөрмәт итәбез һәм киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашырсыз дип ышанабыз.

Ә Рәшидә ханым Закированы бүләк алу өчен, редакциябездә көтеп калабыз.

Яңа фотобәйге "Мин һәм "Яшел Үзән" газетасы" дип атала. Уйлагыз әле: бу теманы ничек яктыртып була?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев