Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренчесен табучы аналарга да акча

Яңа елга аяк бастык. 2018 елда федераль законнарда шактый гына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә бар. Шуларның берсе – гаиләдә беренче бала тууга бәйле түләүләр. Аңа аңлатманы безгә Яшел Үзән муниципаль районының матди ярдәм күрсәтү үзәге директоры Анжелика Корнишина бирә.

– Анжелика Юрьевна, бу яңа билгеләнгән түләүләр кемнәргә бирелә ала? 
– 2018 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача табышы 13 713 сумнан артып китмәгән (2017 елның II кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләмендә) гаиләдә беренче баласын тапкан яисә асрамага бала алган аналарга ай саен 8 490 сум күләмендә (2017 елның II кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән балаларның яшәү минимумы күләмендә) акча бирелә. Игътибарны шуңа юнәлтәсем килә: әлеге ай саен бирелә торган түләүне сорап бала тугач 6 айдан соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә ул бала туган көннән алып бирелә. Башка очрак ларда – аны билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән вакыттан. 
– Бу түләүне алу өчен нинди документлар таләп ителә? 
– Яшәү урыны буенча социаль яклау органына баланың туу турында таныклыгын, гариза бирер алдыннан 12 ай эчендә булган гаилә табышы турында белешмә кертелгән документлар, банк та ачылган исәп-хисап реквизитлары, паспорт кирәк булачак. 
– Ә гаиләнең уртача табышы ничек исәпләнә? 
– Бу очракта, иң беренче чиратта, хезмәт эшчәнлегеннән алынган табыш, студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерләү бүлекләрендә тыңлау чыларга түләнә торган стипендияләр һәм башка түләүләр, социаль яклау сыйфатында бирелә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр, пенсияләр, эшсезлек буенча пособие, матди ярдәм һәм эшсез гражданнарга бирелүче түләүләр, вакытлыча эшсезлек, йөклелек һәм бала туу буенча пособиеләр, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә куелган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие, производствода бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри медицина страхованиесе буенча ай саен түләнә торган страховой түләүләр исәпкә алына. Гаилә сос тавына балигъ булмаган балаларның ата-аналары, балигъ булмаган балалар кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ежемесячные выплаты декрет родители первенец в семье