Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче укытучым, сугыш ветераны - Тәлига апа Нурмиева

Бөек Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итәр алдыннан хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучым, сугыш ветераны Тәлига апа Нурмиева янына хезмәттәшем Алсу белән хәл белергә барып килдек.

Якын күреп кочаклап алдым да, мине таныйсыңмы Тәлига апа, дим.Таный инде , билгеле, карап торды да, Розалия, бит син, ди. Көткән идем сине, ди. Өлкән яшьтә булса да, зыялылыгын югалтмаган укытучым. Фотога төшик бергәләп, дигәч, башта өс-башымны алыштырыйм әле, ди. Хәтере дә Аллаһка шөкер, сугышта күргәннәрен, зенитчы булып хезмәт иткән сугышчан дус кызларын да исенә төшереп сагынып сөйләде.Телевизордан 70-еллык уңаеннан күрсәтелә торган киноларны карагач, йөрәгем авырта башлый, тизрәк дару кабам, ди ул. Укытучымнан, зур бәйрәм җитә бит,дип, ниләр кичерүе белән кызыксынам. Шушы көннәрне күрүемә сөенеп бетә алмыйм, Аллаһка шөкер инде., ди. Аннан, үзенә бирелгә бүләкләрен дә күрсәтергә өлгерде. Район җитәкчесе бүләк иткән чынаякны, без дә, кызыксынып карадык. Улы Айрат белән, килене Фирдәүсә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерүче укытучым, бүгенге тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп, илләр, көннәр генә тыныч булсын, дип, яши!

Розалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев