Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче карлыгачлар

Күптән түгел «Ак Барс» спорт сараеның көрәш залында яшьләр арасында татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир уздырылды. Анда безнең Яшел Үзәннең яшь көрәшчеләре катнашып алдынгы урыннарны яулады.

Көч сынашу 2001 елдан алып 2009 елга кадәр туган балалар арасында барды. Яшьләрне әлеге бәйгегә шәһәребездә спорт - көрәш клубында тренер булып эшләүче Динар Зиннәтуллин әзерләде. Динар биредә әле өч кенә ай эшли. Биектау районыннан килеп, балаларга татарча көрәш алымнарының нечкәлекләрен өйрәтә. Шул аз вакыт аралыгында да, барлык тырышлыгын куйгангамы, һөнәри осталыгы аркасындамы, кул астындагы яшүсмерләр белән уртак тел табып, ихтирамнарын яуларга өлгерде инде ул. Динар өйрәткән яшь балалар арасында беренче карлыгачлар да күренә башлады. Менә алар: Даут Гайнуллин (70 кг) - I урын, Инсаф Яруллин (45 кг) - II урын, Тимур Дәүләтгалиев (40 кг) - II урын, Рөстәм Шәйхисламов (38 кг) - III урын. Без бу балаларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
Үзләренең остазлары - Динар абыйлары белән берлектә тырышып әзерләнеп, алдагы ярышларда тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен теләп, аларга исәнлек-саулык телибез.
Мансур Сәлахов.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев