Фаҗига 17 августта булган. Шәһәрдәге өченче каттагы бер фатир тәрәзәсеннән 12 яшьлек укучы килеп төшә. Төрле имгәнүләр белән аны хастаханәгә алып китәләр. Нейрохирурглар аңа операция дә ясый. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмый - бала ярты сәгатьтән соң вафат була.
Әни кеше әлеге вакыйга турында берни дә әйтә алмаган. Гаиләдә бердәнбер баласын югалткан ана шок хәлендә, тикшерү эше дәвам итә, ди "Әлмәт таңнары".
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев