«Бердәм Россия»: «Без сәламәт. Безгә кушылыгыз!»
Районның спорт тормышы кайнап тора. «Бердәм Россия» сәяси партиясе дә моннан читтә кала алмый. Ике атна дәвамында «Без сәламәт! Кушылыгыз!» спартакиадасын уздыра.
Идел аръягы зонасы авылларында 12 һәм 13 августларда Норлат авылы һәм Карамалы Тау бистәсе командалары арасында мини футбол, стритбол, волейбол, өстәл теннисы буенча ярышлар уздырыла. Ярышлар башланганчы ГТО нормалары тапшырганнар «Президент белән бергә!» хәрәкәтенең дипломнары белән бүләкләнәчәк.
14 һәм 15 августларда исә ярышлар совхоз зонасы авылларына күчә. Биредә инде Осиново, Раифа, Октябрьский авыллары һәм Васильево шәһәр тибындагы бистә командалары үзара көч сынашачак.
15 августта җиңүче командалар Яшел Үзәндә очраша.
Ярышларда катнашучылар санаулы, шуңа күрә 5 августка кадәр алдан 4-27-26 телефоны аша язылып куярга кирәк. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Спортның чикләре юк!
Гүзәл Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев