Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер җылы сүз җитә

Һөнәрләр күп, кем булсаң да, Табиб, эшче, тукучы. Тик онытма бер нәрсәне: Юл күрсәтә укытучы.

Әйе, чыннан да, укытучы икенче әниең кебек тормышта юл күрсәтүче, сине бар нәрсәгә өйрәтүче изге зат ул. Чөнки ул бөтен көчен биреп, укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.
Укытучы һөнәренең ни дәрәҗәдә катлаулы да, шул ук вакытта мактаулы да булуын яхшы аңлыйм. Әнием Розалия Хәмидуллина 40 ел балаларга белем бирде. Бүген лаеклы ялда булса да, укучылары гел искә алып, хәл белешеп тора. Аңа карап үзем дә башка һөнәр сайлау турындагы уйны башыма да китермәдем. Мәктәпне тәмамлауга Педагогика институтына укырга кердем. Һәм шушы юлны сайлаганыма һич кенә дә үкенмим. Балаларга туган телебезне укыту һәм кирәкле булуыңны тоеп эшләү, яшәү үзе бәхет икән ул.
Илебез зурлап Укытучылар көнен билгеләп узды. Мамадыш-Әкил авылында мәктәп ябылганга инде берничә ел. Шулай булса да, авылның хөрмәтле ветеран мөгаллимнәрен бәйрәм уңаеннан чакырып, матур бер чара уздырдылар. Чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп, үткән гомерне искә алып, хатирәләрне яңартып, гармун тавышына кушылып җырлап утыру үзе бер рәхәт һәм күңелле иде. Әйе, бер җылы сүздән, бер рәхмәтле котлаудан да укытучыларыбызның күңеле була. Шәхсән үзем дә педагогларыма рәхмәт сүзләре белдереп, алар алдында баш иям. Бу кичәне оештырган клуб мөдире Альберт Галиев, китапханәче Гөлназ Салаватова, Рәмилә Әхмәтшина, Рәмис Әхмәтшин авылыбызның мөхтәрәм укытучыларын хөрмәтләп, зур эш башкарды. Ә өлкән кешегә күп кирәкми: бер җылы сүз җитә.
Гүзәлия Закирова,
14нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев