Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер рейдта 20 закон бозу очрагы теркәлде

19 ноябрьдә Загородная урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре журналистлар белән бергә "Тоннель" операциясе уздырды. Анда 12 ДПС инспекторы эшләде. Бу чарада 20 закон бозу очрагы теркәлде.

-"Ситроен" автомашинасын йөртүче 57 яшьлек иргә 7 яшьлек баланы машинада креслосыз йөрткән өчен 3 мең сум штраф салынды, - дип сөйли бу хакта ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева.-Дүрт машина йөртүче руль артына ремень кимичә утырган иде. Аларга 1әр мең сум штраф салынды. Алтысының ОСАГО полисы юк иде. Аларга - 800 сум штраф. Бер машина йөртүче тыелган булса да кырыйдагы тәрәзәләрен тонировкалаган булып чыкты. Аңа 500 сум штраф салынды. Дүрт машина йөртүче номерларының пычрак булуы аркасында җавап тотачак. Берсенең машина йөртү кенәгәсе булмады.

19 ноябрьдә 1 сәгать 40 минутта ДПС инспекторлары Королев урамында "ВАЗ-2110" авитомобилен туктата. Руль артында 41 яшьлек ирнең авызыннан аракы исеп аңкып тора. Инспекторлар аңа медицина тикшеренүе узварга тәкъдим итеп карый. Әмма ул баш тарта. Нәтиҗәдә аңа карата административ эш кузгатырга туры килә Бу эш хәзер судка җибәреләчәк. Аның 1 ел ярымнан алып 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе яисә аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынуы мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев