Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер хезмәткәр эшеннән чыгып, тулы бер оешма хакында фикер туа

Хәзер кеше шулкадәр үзгәрде, күңеле катты, бар нәрсәгә битараф. Оешмаларга берәр йомышың төшсә, котың чыгып тора - ничек аңлатырлар, рухи ярдәмгә исәп тотып буламы. Кеше мөнәсәбәтләрендә дә акча, матди байлык өстенлек итә. Яшьләр бигрәк каты бәгырьле, дигән гыйбарәгә өйрәнеп беттек, шуңа күрә юлыбызда яхшы кешеләр очраса, сөенеп туеп булмый. Кредит...

Хәзер кеше шулкадәр үзгәрде, күңеле катты, бар нәрсәгә битараф. Оешмаларга берәр йомышың төшсә, котың чыгып тора - ничек аңлатырлар, рухи ярдәмгә исәп тотып буламы. Кеше мөнәсәбәтләрендә дә акча, матди байлык өстенлек итә. Яшьләр бигрәк каты бәгырьле, дигән гыйбарәгә өйрәнеп беттек, шуңа күрә юлыбызда яхшы кешеләр очраса, сөенеп туеп булмый.
Кредит мәсьәләсе бигрәк четерекле, берничә банкка йөреп, һич дөрес, гади һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирүче булмады бу турыда. Шулай банктан банкка аптырап йөри торгач, Яшел Үзәннең Столичная урамында урнашкан Саклык банкында эшләүче Юлия Кәримов дигән хезмәткәргә тап булдык. Бик җайлы, үтә дә тыныч холыклы һәм үз эшенең остасы булып чыкты ул. Банкның эш системасын белә, кредит алучы кешегә иң уңайлы, иң җайлы юлларын өйрәтә. Гади халыкның күпчелегенең юридик-финанслар өлкәсендә белеме юк һәм бу өлкәләрдә законнар да тиз үзгәреп тора. Шуңа күрә Юлия Александровна кебек белгечләр һәр оешма өчен чын хәзинә дип саныйм мин. Чөнки теге яки бу учреждение турында сиңа ничек хезмәт күрсәтүләреннән чыгып фикер йөртәсең бит. Саклык банкының Столичная урамындагы филиалы турында миндә бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Анда барысы да нәкъ Юлия Александровна кебек, үз эшен биш бармагыдай белгән грамоталы белгечләр эшли сыман.
Лилия Гафиятуллина.
Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X