Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер фатирда алты баланы үтергәннәр...

Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән.

Полиция хезмәткәрләренә ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын әйткәннәр. Тәрәзә аша фатирга үтеп кергән полиция хезмәткәрләре коточкыч хәлгә тап була: фатирда алты баланы үтергәннәр...
Фаразланган үтерүче 51 яшьлек Олег Белов әнисен дә үтергән, дип яза "Әлмәт таңнары". Владимир өлкәсендәге Гороховец шәһәрендә полиция чокырдан хатынның мәетен табып ала. Аның кемлеген күршеләр ачыкларга булышкан.
Тикшерү фаразлары буенча, Белов балалары белән хатынын үтергәч, анасына качып китә. Аны да үтереп, тураклый һәм йорт янына күмә.
Шунысы да ачыкланган: үтергән вакытта аның хатыны йөкле булган.

Тикшерү барышында җинаятьченең эзенә бик тиз төштеләр. Аны Владимир өлкәсендәге Ковров шәһәрендә тоткарладылар. Дачадагы йортта булган Олег Белов чолганышта калуын аңлап, хокук сакчыларына пычак белән ташлана, шул вакытта яралана.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев