Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белмим, нигәдер шул апага ачу килде...

...Безнең аста «Пятерочка» кибете. Шунда миһербанлырак җыештыручылармы, йөк ташучылармы эшли: бераз бозыла башлаган яшелчә-җимешләрне картон коробка белән шул кибет янындагы чүп контейнерына ватмый-чәчми чыгарып куялар. Көн саен.

Караңгы төшкәч, анда берничә бомж килә дә шул ризыкларны чүпләп алып китә. Бу инде традиция кебек. Кибеттә эшләүчеләр боларның киләсен белә, тегеләр - монда ризык буласын. Ә бүген менә көпә-көндез яхшы гына киенгән бер апа килде дә шул чүп савытыннан үзенең күн сумкасына, ашыга-ашыга, помидор, кыяр, алма, әфлисун тутырды. Күп итеп алды. Белмим, нигәдер шул апага ачу килде...

Илфак Шиһапов. Шәһри Казан

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев