Бөек Ватан сугышы – саннарда
Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышында 34 млн 400 мең кеше катнашкан. Яшел Үзән районыннан мобилизацияләнгән 34679 кешенең 16984е генә сугыштан әйләнеп кайтты.
Сугыш чорында ил күләмендә хәрби хезмәткә 420235 хатын-кыз чакырыла, шуларның 10 меңнән артыгы - Татарстаннан.
Тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен фронтны корал, азык-төлек белән тәэмин итүгә юнәлтте. Миллионлаган тонна ашлык, сөт, бәрәңге, яшелчә; 600дән артык төрдә корал; бик күп кием-салым даими озатылып торды. Илдә җитештерелгән һәр 6нчы самолет - безнең республикадан. Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводы гына да барлыгы 162 судно, 4 млн 221 мең снаряд, 2776 пулемет, 2700 авиабомба корпусы һ.б озатты. Районыбыз фронтка 4000 матур әдәбият, 13 мең тәмәке янчыгы, 8500 посылка җибәрде. Серго исемендәге завод 1 млн 500 мең снаряд җитештерде.
30 меңгә якын эмигрантны районыбыз үзенә сыендырды. Татарстан буйлап ачылган 59 госпитальның берсе Яшел Үзәндә эшли. Комсомоллар көче белән 2 млн 200 мең сум акча җыела. «Яшел Үзән комсомолы» дип язылган самолет 1942 елның августында очарга әзер була. Шәһәребез халкы броняланган, тулысынча коралландырылган 2 корабль төзү өчен акча бирә. 125 эшче, 15 инженер- техник Сталинградны торгызуга җибәрелә.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар
Язманың тулырак вариантын газетаның 32нче саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев