Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бирелүче түләүләр

Россия Президенты 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кайбер категория гражданнарга бер тапкыр тү­ләү­ләр турында приказга кул куйды.

Агымдагы елның апрелендә Пенсия фонды идарәсе тү­бәндәге категориядәге гражданнарга түләүләр ясый (моны алыр өчен Пенсия фондына килергә кирәкми, ул пенсия белән бергә түләнәчәк):
- сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга - 7000 сум;
- «Ленинград блокадасында яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләргә - 7000 сум;
- элеккеге концлагерьлар, гетто һәм сугыш чорында фашистлар тоткынлыгында булганнарга - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы инвалидлары толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган хәрбиләрнең толларына - 7000 сум;
- Бөек Ватан сугышы чорында 6 айдан да ким булмаган вакытта эшләгән затларга - 3000 сум,
- Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән затларга - 3000 сум.
Мондый түләүләрне безнең район һәм шәһәр территориясендә барлыгы 3577 кеше алыр­га тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X