Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчек күпере аяныч хәлдә

- Безнең Бәчек авылына күпер кирәк. Күгеш, Тау Иле авылларына бару, кырдан печән алып кайту, көтү чыгару өчен бик тә мөһим күпер ул

. Җыеннарда күпме бу мәсьәләне күтәрсәк тә, уңай хәл ителгәне юк.

Бәчектән укучыгыз.

- Күпер проблемасын бик яхшы беләбез, тик аны төзекләндерү бер авыл җирлегенең генә хәленнән килә торган эш түгел, монда зур сумма турында сүз бара. Шуңа да дәүләт программасына керү кирәк. Әлегә андый мөмкинлек юк, - дип җавап бирде авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин.

Эш белән баргач, ул күперне безгә дә күрергә насыйп булды, фотога да төшереп алдык. Чынлап та, аяныч хәлдә бик. Минем 50 кило авыр­лыгым белән дә басарга куркыныч монда. Машиналар турында сүз дә юк. Якын киләчәктә бәчеклеләргә дә бәхет елмаер дип ышанасы килә.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X