Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бай тарихлы бүлек

Васильево бистәсе XVII гасырда боярларның һәм купецларның караваннарын талаучы Вятка буйларыннан килгән Василий тарафыннан нигезләнгән дип сөйлиләр. Василий бу авылны урланган әйберләрне саклый торган урын буларак файдаланган. Васильево мордва теленнән Вас сола, ягъни Василий авылы дип тәрҗемә ителә. Кызганычка, Васильевода бу традиция озак еллар сакланып, ул күрше районнардан килгән «гастролерлар»га...

Васильево бистәсе XVII гасырда боярларның һәм купецларның караваннарын талаучы Вятка буйларыннан килгән Василий тарафыннан нигезләнгән дип сөйлиләр. Василий бу авылны урланган әйберләрне саклый торган урын буларак файдаланган.
Васильево мордва теленнән Вас сола, ягъни Василий авылы дип тәрҗемә ителә. Кызганычка, Васильевода бу традиция озак еллар сакланып, ул күрше районнардан килгән «гастролерлар»га җинаятьләрен кылу өчен уңайлы урын була. Хәзер дә монда барлык җинаятьләрнең 65 процентын урлаулар, территориядә яшәүче халыкның 30 процентын элек хөкемдә булганнар тәшкил итә. Җәен бакчачылар исәбенә халык саны 100 меңгә кадәр җитеп, нибары 30 хезмәткәрдән торган полиция бүлегенең эшен тагын да катлауландыра.
«Васильево» полиция бүлеге җитәкчесе - полиция подполковнигы Вячеслав Киняпин монда 30 елга якын эшли. Хезмәтен патруль-пост милиционеры буларак башлаган, участковый да, җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные, криминаль милиция җитәкчесе дә булган. Киняпин ачкан беренче җинаять эше - уенчыклар ясау фабрикасы каравылчысын, 80 яшьлек әбине, үтерү була. Җинаять урынында яшь оперативник күмер кыйпылчыклары табып, үтерүне агач эшкәртүче комбинат кочегары кылган булырга мөмкин дип фаразлый. Кочегар тоткарлана һәм үтерү көне алдыннан гына аның котельныйда ниндидер Романов белән эчеп утыруы ачыклана. Чынлап та алар планны шул көнне кора. Егетләр күрше фабриканы басарга дип тәрәзәдән кергәндә каршыларына каравылчы карчык килеп чыга. Романов карчыкның гомерен салкын корал белән кисә.
Болардан тыш, Киняпин башка авыр җинаятьләрне дә ача. Резонанс тудырган эшләрнең барысы да аның җитәкчелегендә алып барыла.
1985 елның җәендә Васильево милициясе серияле үтерүче - «аллигатор» кушаматлы каннибал Алексей Суклетинны тоткарлый. «Каенлык» бакчачылык җәмгыятендә каравылчы булып эшләүче кеше ашаучы Алексей 1997 елдан бирле иптәшләре М.Шакирова һәм А.Никитин белән бергә аз дигәндә 7 кызның һәм 1 хатынның башына җитә. Болардан тыш, алар талаулар белән дә шөгыльләнә, шуның аркасында эләгә дә инде. Йортка тентү ясалганда тагын да куркынычрак фактлар ачыклана. Суклетинның бакчасын казыганда дүрт капчык кеше сөякләре, ә каравылчы өендә корбаннарының әйберләре табыла. Ачыклауларынча, Шакирова кайвакыт күршеләренә дә ялганлап кеше ите сата торган була. 1987 елда Суклетинны Татарстанның Югары суды карары нигезендә атып үтерәләр. Шакирова белән Никитин 15 елга төрмәгә утыртыла.
90нчы еллар уртасында Займище районында «челноклар» автобусына һөҗүм ясау факты илне яңгырата. Өч җинаятьче автобусны туктатып, Ульяновскидан Казанга баручы пассажирларны корал белән куркытып талый. Оператив-эзләү чараларыннан соң җинаятьчеләрнең Ульяновскидан булуы ачыклана. Бандитлар эзләрен югалту өчен «иномарка» автомобилен йөртүчене яллап, Ульяновскига илттертәләр. Ә машина йөртүчене үтереп, машинасын яндыралар. Васильево милициясе хезмәткәрләре тукталышта янган машинаның Татарстанныкы булын ачыклый һәм озакламый җинаятьчеләр үзләре дә тоткарлана.
Октябрьский бистәсендә яшь егет белән бер ирне (аларның мәете бистәнең төрле урынында табыла) ерткычларча үтергән җинаятьче Аракчеевны һәм яшь кызларны көчләп йөргән Деляевны тоткарлау да Васильево бүлеге хезмәткәрләре эше. Башына бетон төшереп үтерелгән ир факты буенча «Метеорит» эшен ачу да аларныкы. Үтерүчеләр эзләрен югалту өчен метеорит төшү турында уйдырма чыгарган була.
2012 елның июлендә полицейскийлар бистәдә корал һәм сугыш кирәк-яраклары сакланган тайник таба. Бу арсенал төзелеп бетмәгән гараж боксында ярты метр тирәнлектә күмелгән була. Тайникта кулдан ясалган пистолет, глушитель, ике обрез, ау мылтыгы, граната һәм патроннар табыла. Алар «Поселковские» җирле төркем лидеры, хәзер үтерү буенча тикшерү астында булган «Малек» кушаматлы 53 яшьлек Владимир Мольковныкы икәнлеге ачыклана.
2013 елның июлендә Яшел Үзән суды төзелүче коттеджларны басып йөргән җинаятьчел төркемгә һәм шулай ук 108 дача өен талаган 44 яшьлек октябрьскилыга хөкем карары чыгарды.
Васильево полиция бүлегенең тарихы бай, хезмәткәрләре гражданнарны яклау буенча үз бурычларын намус белән үти. Бүлекне торгызуга җитәкчеләр - майор Мөнир Фәйзуллин, полковник Геннадий Трубников (аннан соң УФСИН идарәсе җитәкчесе), полковник Александр Иванов зур өлеш керткән.
Хезмәткәрләрнең күбесе Васильево бүлегендә күп еллар эшләгән: Вадим Шевелев, Вячеслав Тюфтин, Михаил Зайцев, Людмила Гусарова, Дания һәм Рафаэль Яфизовлар, Анатолий Малахов.
Ә менә подполковник Ринат Ибраһимов, подполковник Ильяс Нургалиев, полковник Дамир Рәхимов өчен Васильево бүлеге алдагы хезмәтләренә уңышлы старт булып тора. Алар хәзер югарырак дәрәҗәдәге постта хезмәт куя.
Бүлектә озак еллар эшләгән өлкән инспектор, полиция майоры Геннадий Данилов 1982 елдан бирле эшли. Башта ул участковый булган, аннан соң тыл инспекторы буларак яңа бина торгызуда актив катнашкан, ә хәзер бинаның бөтен коммуникациясен эш хәлендә тота.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X