Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлар туганда

Милли көрәшкә мөкиббән булган егетләрнең бу көннәрдә тынычлап йокларга вакытлары да юк. Әле бер бәйгедән, әле икенче турнирдан кайтып кермиләр. Әлбәттә, районда милли көрәшкә зур игътибар бирелүе мактауга лаек. Узган ялда Урысбага авылы көрәшкә гашыйк барча кешене кунакка дәште.

Чынлап та, кунакчыл халык яши Урысбага авыл җирлегендә. Көрәш бәйрәменә килгән һәркемне кайнар чәй, тәмле өчпочмак, коймак белән каршы алдылар. Авылдашлары, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган көрәшче, хөрмәтле Әгъзам Хәялиев истәлегенә милли көрәш буенча муниципаль турнир уздыру биредә традициягә әйләнгән.
Бу көнне дә, көчләрен сынарга дип, әлеге мәртәбәле турнирга Карагуҗа, Күгәй, Татар Танае, Түбән Урысбага авылларыннан, Осиново бистәсеннән, Арча районыннан, Яшел Үзәннең спорт мәктәбеннән 50ләп яшь көрәшче җыелды. Үзләренең нинди алымнарга сәләтле булуын, осталыкларын сынар өчен өчен менә дигән мөмкинлек иде бу. Бәйгенең төп спонсоры, авылдашларына даими ярдәм күрсәтеп торучы «Каздорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте советы рәисе Равил Гарипов оештыруның бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаган. Районның ветеран көрәшчеләренә истәлеккә дип сәгатьләр дә тапшырды ул. Бәйрәмгә Әгъзам Хәялиев белән заманында бил алышкан Фәһим Төхвәтуллин белән Мансур Сәлахов та килгән иде. Әгъзам абыйга, әгәр дә исән булган булса, быел 85 яшь тулган булыр иде. Кызы Сания апа шулай ук истәлекле бүләккә лаек булды. Шулай ук бәйрәмгә җырчы Илнар Сәйфиев та ямь өстәде.
Кызу барган көрәш җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Бәйгенең төп батыры Арча егете Фаяз Зарипов диплом һәм планшет белән бүләкләнде. Газета укучыларыбызга төрле авыр­лыкта беренчелекне яулаган җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
30 кг авырлыкта
Сәит Хәйруллин, Урысбага.
35 кг авырлыкта
Муса Хәйруллин, Яшел Үзән.
40 кг авырлыкта
Муса Хәйруллин, Яшел Үзән.
45 кг авырлыкта
Динар Сафин, Яшел Үзән.
48 кг авырлыкта
Мурат Гайнуллин, Күгәй.
50 кг авырлыкта
Адел Хәмитов, Осиново.
55 кг авырлыкта
Тимур Османов, Урысбага.
60 кг авырлыкта
Акмаль Ибәтуллин, Яшел Үзән.
65 кг авырлыкта
Булат Ганиев, Яшел Үзән.
70 кгнан авырраклар
Фаяз Зарипов, Арча.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев