Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлар Бәйгедә барланды

Узган шимбәдә Яшел Үзәннең яшь көрәшчеләре сезонны ачып җибәрде. Шушы турнирда җиңү яулаучыларга республика бәйгеләренә юл ачыла. Татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир, шаулап-гөрләп, 5нче татар гимназиясендә узды. Быелгы бәйге «Табигать байлыклары» МУП директоры, районда көрәш кебек спорт төрен үстерүгә һәрвакыт финанс ярдәме күрсәтеп торган Равил Габдрахманов истәлегенә багышланды. Анда...

Узган шимбәдә Яшел Үзәннең яшь көрәшчеләре сезонны ачып җибәрде. Шушы турнирда җиңү яулаучыларга республика бәйгеләренә юл ачыла.
Татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир, шаулап-гөрләп, 5нче татар гимназиясендә узды. Быелгы бәйге «Табигать байлыклары» МУП директоры, районда көрәш кебек спорт төрен үстерүгә һәрвакыт финанс ярдәме күрсәтеп торган Равил Габдрахманов истәлегенә багышланды. Анда Яшел Үзән көрәш мәктәбендә һәм филиалларында шөгыльләнүче 90нан артык яшь көрәшче катнашты.
Көрәш бәйрәмен тантаналы төстә ачып җибәрделәр. Спортчыларны 5нче гимназия директоры Нәкыя Чибинева, көрәш мәктәбе директоры Бәдретдин Абдулҗамалов котлап, аларга җиңүләр теләде. Н.Чибинева ел саен гимназия бинасында була торган бу ярышны республика күләмендә уздырырга кирәклеген, дәрәҗәсенең артуын билгеләде. Көрәш бәйгесен гимназия укучыларының дәртле җыр-биюләре бизәп җибәрде.
Ярыш олимпия ысулы буенча барды. Яшүсмерләр бөтен осталыкларын биреп бил алышты. Тамашачылар аларны алкышлап торды. Яшьләрнең спортка, бигрәк тә татар халкының яраткан көрәшенә тартылуы күренеп тора. Көрәшнең универсиада уеннарына кертелүе дә аның дәрәҗәсен күтәрде.
- Безнең мәктәпкә шөгыльләнергә килергә теләүчеләр бик күп, хәтта бөтенесен сыйдыра да алмыйбыз, - дип сөйли көрәш мәктәбе директоры Бәдретдин Абдулҗамалов. - Хәзер 445 бала спорт түгәрәкләренә йөри. Милли көрәшне үз итүчеләр күп. Бүгенге ярышка матди яктан ярдәм иткән «Табигать байлыклары» МУП директоры Сергей Савельевка һәм «Алан» ЛТД» ширкәте директоры Рафаэль Габдрахмановка рәхмәтебез зур. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе дә, безнең инициативаны яклап, ярдәмен күрсәтте.
Бу мәктәпне күптән түгел генә җитәкли башлаган Б.Абдулҗамалов үзе дә спорттан ерак кеше түгел, классик көрәш буенча спорт мастеры, шуңа күрә киләчәктә шушы спорт мәктәбендә спорт мастерларының саны артыр дип өметләнә. Яшьләр ярышып кына остара ала. Шуңа күрә җирле һәм республика ярышларында катнашу яшьләргә үсәр өчен бик зур мөмкинлек.
Турнирның баш хөкемдары һәм бу аны оештыруга үзеннән зур өлеш керткән Илдус Рәхимов бу ярышның яшьләр өчен бик кирәк булуын ассызыклап, турнирның хәзер традициягә әйләнүен билгели.
- Равил Габдрахманов истәлегенә багышланган ярышларны ел саен уздырачакбыз, - ди ул. - Гимназия җитәкчелеге дә безне яклап чыкты. Быел ярышның яңартылган залда узуы да күңелле. Гимназиянең үзендә дә көрәш белән 50гә якын яшүсмер шөгыльләнә. Бүген аларның барысы да шушы ярышта бик теләп катнаша, һәркайсының җиңү яулыйсы килә. Һәм алар остарак булуларын күрсәтеп, җиңүчеләребез дә чагыштырмача күбрәк булды. Киләчәктә бу турнирны республика дәрәҗәсендә уздырырлык мөмкинлек табарбыз дип уйлыйбыз.
Милләтебезнең данын күтәргән, яшьләрнең көчен, тырышлыгын, осталыгын, омтылышын күрсәткән татар-башкорт көрәше ярышы яшьләрне бер келәмдә берләштерде, дуслаштырды, батырларны барлады. Үз авырлыклары буенча I урын алучылар: Абделхәев Илмир, Абделхәев Сирень (Күгәй); Хәйруллин Алмаз, Шаһиәхмәтов Дамир (16нчы мәктәп); Сафин Динар, Низамиев Рушан, Гайнуллин Даут, Бикмуллин Тимур, Ибәтуллин Әкъмәл, Мөхәммәтшин Адел (5нче гимназия); Вахитов Инсаф, Гарифуллин Мирзанур (Олы Карагуҗа); Әхмәтшакиров Инсаф (Олы Яке); Менделуц Эдуард (Татар Танае).
II урын: Шәйхенуров Булат, Заһидуллин Рәмзис (Күгәй); Хаҗиев Әмир, Хәйруллин Муса, Шәйхуллин Эмиль, Шәфигуллин Артур, Абдуллин Ранил, Сабитов Тимур, Кәримуллин Данил (5нче гимназия); Салаватов Айнур (көрәш мәктәбе); Силантьев Кирилл (16нчы гимназия); Бадамшин Мөхәммәт, Мөхәммәтгалиев Айнур, Мусин Ринат (Олы Карагуҗа).
III урын: Хәйруллин Алмаз, Рәхимов Адел, Сәетгәрәев Камил, Сафиуллин Сөнгат, Кәримов Раил, Измайлов Самат, Кәримуллин Данис, Хәмидуллин Илназ, Хәмидуллин Илмас, Бикчәнтәев Булат (5нче гимназия); Сабиров Айбулат, Бикмуллин Булат (Олы Карагуҗа), Гайсин Артур (16нчы мәктәп); Галиев Булат (көрәш мәктәбе).
Бу батыр малайлар алда да сынатмас, тагын да ныграк спорт белән шөгыльләнер, тренерларының йөзенә кызыллык китермәс дип уйлыйбыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев