Батып үлүчеләрнең дүртесе дә исерек булган
Җәйге ял чоры полиция өчен иң кызу эш вакыты: торак пунктларда гына түгел, гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда да, бакчаларда тәртип урнаштырырга кирәк.
Шушы чорда, ягъни «Курорт-2015» профилактик операциясе барганда, эшнең ничек алып барылуы турында полиция начальнигы Дамир Рәхимов сөйли:
- Быелгы җәй безнең хезмәткәрләр өчен үзенчәлекле, чөнки республика башкаласында су спорты буенча дөнья чемпионаты һәм аның аналог-турниры (спорт сөючеләр һәм ветераннар өчен) булачак. Ярышлар барышында Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләренең бер өлеше спорт объектларында тәртип саклаячак.
Халыкның массакүләм ял итүенә килгәндә, хәзерге вакытта шәһәр һәм районда ике пляж, 3 парк, 10 ял базасы, 6 шифаханә, 9 балалар лагере, 150дән артык бакча-дача җәмгыяте бар. Халык тыныч ял итсен өчен, полиция 1 майдан 15 сентябрьгә кадәр «Курорт» оператив-профилактик операциясе уздыра.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең
матбугат хезмәткәре
Язманың тулырак вариантын газетаның 49нчы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев