Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Баскыч төзеклеге өчен кем җавап бирә?

«Зеленый Дол» һәм «Пост-Волга» поезд тукталышына төшә торган урында тимер-бетон баскычлар бар. Аннан көн буена бик күп пассажирга йөрергә, менәргә һәм төшәргә туры килә. Кемдер эшкә барырга ашыга, кемдер Казанга бара, шуннан кайта. Әмма әлеге баскычларның хәзерге торышы кешеләр йөрү өчен бик куркыныч хәлгә килгән. Анда һәр баскыч саен зур...

«Зеленый Дол» һәм «Пост-Волга» поезд тукталышына төшә торган урында тимер-бетон баскычлар бар.
Аннан көн буена бик күп пассажирга йөрергә, менәргә һәм төшәргә туры килә. Кемдер эшкә барырга ашыга, кемдер Казанга бара, шуннан кайта. Әмма әлеге баскычларның хәзерге торышы кешеләр йөрү өчен бик куркыныч хәлгә килгән. Анда һәр баскыч саен зур тишек-тошыклар хасил булган, ярылган һәм сынган урыннары күп, чокырчыклар бар. Цементы ватылып, күп урыннарда арматура чыбыклары тырпаеп тора. Алдыңны-артыңны карамыйча йөрсәң, бәлагә очрыйсыңны көт тә тор. Хәзерге кыска көннәрдә, караңгыда бу баскычлардан менеп төшүе бик тә хәтәр. Өлкән кешеләргә, балаларга аеруча куркыныч. Мин менә шулай бер көнне, иртәнге җиде иде ул вакытта, оныгымны Казанга китәргә озата барганда бер кыз бала аягын имгәтү шаһиты булдым. Кыз янына ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен чакырттым. Баланың, бәхеткә, аягы сынмаса да, нык бәрелгән иде. Озак төзәләчәк ул аның. Тик бу урыннарның төзеклеге өчен кемдер җавап бирәдер, аларны кемдер контрольдә тотарга тиештер, вакытында комын сибеп торырга кирәктер. Ә бит бу бала шушы төзексез урыннарның беренче зыян күрүчесе генә түгелдер. Әгәр дә шушы җитешсезлекләр бетерелмәсә, әлеге кыска көннәрдә иртәсен-кичен аякларын сындыручылар да күп булачак. Физик зыяннан тыш, матди зыян турында әйтеп тә торасы юк.
Әлеге урыннарның төзеклеге өчен җавап тотучы оешмалар тиз арада эшкә тотынып, пассажирларга Яңа елга бүләк ясасыннар иде дигән ышаныч белән калам. Теге кыз баланы ашыгыч ярдәм машинасына утыртып җибәргәндә: «Абый, кемгә дә булса әйтегез әле, бу тишекләрне ямасыннар иде. Башкалар да минем кебек егылырга мөмкиннәр», - дип ялварды. Мин аңа сүз биреп калдым. Бу хәлдән соң да бер ай вакыт узды. Бер айга соңга калынды, инде калган эшкә карлар да явып үтте. Шулай да, соң булса да, уң булсын иде.
Флер Сөләйманов.
Яшел Үзән
Ремонтлый башладылар
Әлеге проблеманы автор бик урынлы күтәргән. Көн саен ничәмә кеше йөри торган бу баскыч инде байтактан бирле каралмаган иде. Андагы зур-зур тишекләр кыш көне түгел, җәен дә куркыныч тудыра иде. Язма уңаеннан без Яшел Үзән шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Бүлек белгечләре аңлатуынча, шәһәрнең Фрунзе урамыннан «Пост-Волга» тимер юл тукталышына илтүче баскычны ремонтлый башлаганнар. Эшләр инде тәмамланып килә. Буяу эшләре генә калган. Хәзер ремонтчылар Паратская урамындагы баскычларны төзекләндерүгә керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев