Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Башваткыч"та яңа алып баручы!

Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта Intertat.ru аерым мәкалә дә язып чыкты. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде.

Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров эшләячәк. Инде берничә тапшыруны төшереп тә өлгергәннәр.


- Беренче тапшыруны төшергәндә каушап беттем, шабыр тиргә баттым. Сер түгел, теләсә кайсы тапшыруның беренче алып баручысы халык күңеленә кереп кала. Җыр белән дә шулай бит: беренче кем башкаруында ишетәсең, шунысы якын була, башка кеше башкарса, кабул итеп булмый. Әлбәттә, "Җәвит кызыграк алып барды", дигән сүзләр булачак, шуңа күрә мин тәнкыйтькә әзер. Тик мин дә телевидениегә кичә генә килгән кеше түгел, Аллага шөкер, тәҗрибәм бар. Тырышып эшләрмен, Җәвит абыйдан кимен куймам! - дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфәт Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның "Аулак өй"дә эшләве-эшләмәве төгәл билгеле түгел, шулай да берьюлы ике тапшыруда эшләүнең мөмкин булмавын белдерде.


Бу уңайдан Җәвит Шакиров белән дә сөйләшеп алдык. Ул "Башваткыч"та 3 елдан артык эшләгән.


- Яңа алып баручы "Яңа гасыр" телеканалы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнде. Яңа сезонда яңалык кертергә уйладылар. Минем төп эшем концерт кую, гастрольләргә йөрү булгач, каршы килмәдем. Телевидениедә һәрдаим яңа проектлар уйлап чыгарып торалар, шуңа күрә чакырсалар, әле тагын күренермен дип уйлыйм. Яңа алып баручыга килгәндә, аның хәлен аңлыйм, кереп китергә авыр, катлаулы булачак. Кайчандыр театр артисты булган кеше мин. Чирләп киткән берәр артистны алыштырып уйнаган кебек бу. Халык ике алып баручыны чагыштырачак, тәнкыйтьләячәк. Әмма хәзерге яшьләр креатив, талантлы, яңа алып баручы егет тә булдыра алыр дип уйлыйм, - дип сөйләде Җәвит абый.


Ул әле тапшыруны күрмичә, Зөлфәткә ниндидер киңәш-тәкъдимнәр әйтә алмавын белдерде. "Әгәр киңәш-фикерләрем булса, үзенә шалтыратып әйтермен. "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы студиядә утыручылар белән диалог корырга, уртак тел таба һәм шаярта белергә тиеш. Ул тапшыру беркайчан да сценарий буенча гына бармый, туй сыман ул. Анда халык белән иркенләп аралашырга кирәк. Импровизациягә корылган тапшыру бу", - диде Җәвит Шакиров.


Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X