Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Баш эшләсен өчен җәяү йөрергә кирәк»

Беренче каналда баручы «Умники и умницы» тапшыруында республикабызны таныткан, тарих фәне буенча Россия олимпиадасында җиңү яулаган Айдар Шәйхин Татарстандагы сәләтле балалар өчен бердәнбер гуманитар гимназия-интернатында укый. Әлеге гимназия Актанышта урнашкан, Тумышы белән ул Актаныш районының Әтәс авылыннан. 3 нче класстан бирле тарих белән кызыксына икән инде. Россия күләмендә узган тарих...

Беренче каналда баручы «Умники и умницы» тапшыруында республикабызны таныткан, тарих фәне буенча Россия олимпиадасында җиңү яулаган Айдар Шәйхин Татарстандагы сәләтле балалар өчен бердәнбер гуманитар гимназия-интернатында укый. Әлеге гимназия Актанышта урнашкан,

Тумышы белән ул Актаныш районының Әтәс авылыннан. 3 нче класстан бирле тарих белән кызыксына икән инде.

Россия күләмендә узган тарих фәне буенча олимпиадада җиңү яулау әлеге фән буенча БДИдан азат итә икән. Хәер, имтиханнардан болай да курыкмыйм, ди Айдар. Шуңа да репетиторлар белән дә шөгыльләнми, өстәмә әдәбиятны әллә кайчан укып чыккан инде. Аның «Умники и умницы» тапшыруында катнашуы белән дә кызыксынам. Уенның берничә этабында җиңеп, ул бәйгенең чирек финалына чакырылган.

- Бу тапшыруның чиста шоу түгеллеге сөендерде. Анда барысы да гадел. Әзерләнү барышында гыйлемемне арттырдым. Күп дуслар таптым. Соңгы турда тимер юллар темасына багышланган сорауларга җавап бирүе авыр­рак булды. Мине күбрәк дәүләтләр тарихы кызыксындыра. Алга таба исә диннәр тарихын өйрәнергә телим, Татарстанда әлеге өлкәнең киләчәге өметле, - ди Айдар.

Егет түбәтәй киеп йөри, сүз уңаеннан, «Умники и умницы»­да да ул түбәтәен салмаган. Егет гарәп язуын белә, Коръәнне укый, диндә.

- Белемгә омтылу нә­селдән киләдер. Әти тракторчы иде, әни сыер савучы, үз вакытында белем алу мөмкинлеге булмаганга дипломсыз калган, ә фикерләү дәрәҗәсе бик югары, - ди Айдар.

Ул көненә алты чакрым җәяү йөри. Иртә белән интернатта яшәүчеләрне мәктәп автобусы илтсә дә, Айдар җәяү китә. Хәзер менә велосипедка күчкән.

- Баш яхшы эшләсен өчен, җәяү йөрергә кирәк, - ди.

Айдарның чит илдә белем алырга мөмкинлеге булса да, Казанда калырга исәбе.

- Иң зур хыялым зур дәрәҗәләргә ирешү, чит илләрдә белемне тирәнәйтү дә түгел, беренче чиратта, безне кеше иткән, биш баласын аякка бастырган әниебезгә яхшылык эшлисем килә. Әнидән еракка китәсем килми, аны кайгыртып тору - безнең олы бурычыбыз, - ди Айдар.

Эльвира Мозаффар.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев