Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банка паспортын укы!

Һәрбер консерва банкасының пас­порты була, шуның буенча аның кайда һәм кайчан эшләнгәнен белергә мөмкин. Мәсәлән, калай банкадагы яшел борчакны алыйк. Аның капкачына мондый саннар һәм хәрефләр басылган: К 758 116 ж 003. Бу нәрсәне аңлата? Беренче юлның беренче К хәрефе бу консерваны эшләп чыгарган сәнәгать тармагын яки министрлыкны күрсәтә. Гадәттә...

Һәрбер консерва банкасының пас­порты була, шуның буенча аның кайда һәм кайчан эшләнгәнен белергә мөмкин.
Мәсәлән, калай банкадагы яшел борчакны алыйк. Аның капкачына мондый саннар һәм хәрефләр басылган:
К 758
116 ж 003.
Бу нәрсәне аңлата?
Беренче юлның беренче К хәрефе бу консерваны эшләп чыгарган сәнәгать тармагын яки министрлыкны күрсәтә. Гадәттә банкаларда 2 хәреф очратырга мөмкин: К - азык, Р - балык сәнәгате министрлыклары.
Беренче рәттә соңгы сан консервның эшләнгән елын белдерә. Хәреф белән соңгы сан арасындагы сан (безнең мисалда 75) - предприятиенең индексы.
Икенче юлдагы беренче сан смена номерын белдерә. Аннан соң 2 сан консервның эшләнү көнен, ә хәреф айны күрсәтә. Айларны исемнәрнең баш хәрефләре белән түгел (бу буталыш кертер иде чөнки апрель һәм август айлары бер үк хәрефкә башлана), ә бәлки аларны хәрефләрнең алфавит тәртибе буенча бирәләр, ләкин өчле санына охшаган 3 хәрефен төшереп калдыралар. «А» - гыйнварны, «Б» - февральне, «В» - мартны, ә «Ж» - июльне белдерә. Соңгы өч сан консервның номерын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X