Россия Дәүләт Думасының бер депутаты шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, Административ хокук бозу кодексына 11.143 маддәсен ("Баланы транспорт чарасында калдыру") кертү кирәк. Канун проектында аңлатылганча, машинада ялгызы калган балага кислород җитмәскә, яисә ул салонда су булмаудан тилмерергә мөмкин.
Россиядә машинада балаларны ялгыз калдыру аркасында бәхетсезлек очраклары булды инде. Красноярскида 5 яшьлек малай тәрәзә күтәрткеч белән уйнап үлгән иде, ә Владимирда караучысыз калдырылган 3 бала утырган машина янды.
Белгечләр фикеренчә, әлеге чараларны кертү, штраф 5 мең сумга кадәр булганда нәтиҗәлерәк, дип саный.
intertat.ru cайтыннан алынды
Нет комментариев